Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләре Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында очрашуда катнашты

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләре Сөмбел Таишева һәм Ркаил Зәйдулла Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында очрашуда катнашты.Очрашу барышында Татарстан республик...

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләре Сөмбел Таишева һәм Ркаил Зәйдулла Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында очрашуда катнашты.



Очрашу барышында Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, бүлек җитәкчеләре, ТР Мәгарифне үстерү интитуты белгечләре, мөгаллимнәр  катнашты. Биредә сүз журналларның бүгенгесе һәм киләчәге турында барды. Э.Н.Фәттахов ике редакцияне дә министрлык белән тыгыз  хезмәттәшлек итәргә чакырды һәм килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәргә вәгъдә бирде.


–   «Мәгариф»   журналы укытучының өстәл журналы. Укытучылар өчен файдалы булган, заман таләпләренә туры килерлек дәрес үрнәкләре күбрәк туплансын иде.  «Гаилә һәм мәктәп» журналына килсәк,  халыкка якын булып, журнал битләрендә мәктәптә дә, гаиләдә дә милли тәрбияне алга сөрергә кирәк,- диде министр Э.Фәттәхов.


Сүз уңаеннан, бу көннәрдә «Мәгариф»   журналының  мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенә багышланган номеры әзерләнә.  «Мәгариф»   журналы әлеге зур чараның  мәгълүмати партнеры булачак, чарадан видео репортажлар   кыскача яңалыкларны  үзенең magarif-uku.ru сайтында онлайн тапшырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ