Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналистлары – Буа шәһәрендә (ФОТО)

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе журналистлары Буа шәһәренә сәфәр чыкты. Аның төп максаты - әлеге район халкы, район укытучылары белән якыннан танышу һәм дустанә мөнәсәбәтләр урн...

“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе журналистлары Буа шәһәренә сәфәр чыкты. Аның төп максаты - әлеге район халкы, район укытучылары белән якыннан танышу һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру иде. Бу максаттан Буа район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Сәлахова килгән кунакларны район мәктәпләре белән якыннан таныштырды.


Беренче очрашу урыны Рамил Кәлимуллин җитәкчелегендәге Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе иде. Биредә журналистлар, “Татар теле – дәүләт теле” дип исемләнгән район семинарында катнашып, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән аралашты.


мидхэт обр


Аерым алганда, мәктәп укучыларының әхлак тәрбиясен ныгыту, укучы балаларны төрле бәйгеләргә, имтиханнарга әзерләү  буенча фикерләр әйтелде. Әлеге семинар кысаларында бу мәктәпнең югары категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Хәйретдинова 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан “Ничек бәхетле булырга?” дип исемләнгән ачык дәрес тә алып барды.


обший обр


 Журналистлар шулай ук Буа шәһәре лицей-интернатында (сәләтле балалар мәктәбендә) кунакта булды. Биредә укучы балалар ел саен районара, республикакүләм, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә төрле предметлар буенча уңышлы чыгыш ясый. Лицей җитәкчесе Әлфир Валитов укучы балаларның белем алырга теләкләре нык булуы, ирешелгән уңышларда ата-ана һәм укытучының да роле зур булуы хакында әйтте. Укучыларның Рәхмәт хатлары, Кубок, грамоталар арасында “Ел гаиләсе” бәйгесеннән фотокүренешләр булу әнә шул хакта сөйли. Бу бәйгедә бары тик “5” ле билгеләренә укыган балалар тәрбияләнгән гаиләләр генә катнаша.


Сәфәрдән фотолар белән http://vk.com/album245622334_195008366 адресы буенча танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ