Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" сайты аша яздырып алып була торган татар журналлары саны артты

Татар телле басмаларны яратып укыган, әмма почта бүлекчәсенә барып, милли матбугатны яздырып алырга җае булмаганнар өчен «Мәгариф» журналы рәсми сайтының менә дигән мөмкинлекләр ачуы турында хәбәр итк...


Татар телле басмаларны яратып укыган, әмма почта бүлекчәсенә барып, милли матбугатны яздырып алырга җае булмаганнар өчен «Мәгариф» журналы рәсми сайтының менә дигән мөмкинлекләр ачуы турында хәбәр иткән идек инде.


Моңарчы безнең сайт аша «Электронная подписка» бүлегендә «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле», «Гаилә һәм мәктәп» журналларыннан тыш, «Идел», «Сөембикә», «Ялкын», «Безнең мирас» журналларының электрон версияләренә язылып булса, хәзер исә мондый татар журналларының саны артты.Бүгенге көндә сез "Сәхнә", "Салават күпере"н дә "Электронная подписка" системасы аша яздырып ала аласыз. Якын көннәрдә бу системага тагын берничә татар журналының да өстәлүе көтелә.


Журналларның электрон версияләрен яздырып алуның уңайлы яклары бик күп. Беренчедән, электрон версияләргә язылу, басма матбугатка караганда, 25-30 процентка арзангарак төшә. Икенчедән, почтага барып, каталоглар актарып, чират торып, вакыт әрәм булмый. Өченчедән, электрон версияләрне планшет, ноутбуклар аша укырга мөмкин. Юлда йөргәндә, бу бик уңайлы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ