«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының 1нче санына язылу буенча МАХСУС АКЦИЯ һәм аның турында 4 сорау

Татар теле укытучылары өчен махсус нәшер ителә башлаган “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына язылу 13 октябрьдә 9.00 сәгатьтә башлана. Басманың 1нче саны чыгу уңаеннан махсус акция игълан ителә: 20 октябрьгә кадәр журналның беренче санын 34 % ташлама белән 99,00 сумга алып булачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 13 октябрьдә 9.00 сәгатьтә magarif-uku.ru сайтының «Электронная подписка» бүлегендә «Мәгариф. Татар теле» электрон басманың беренче чыгарылышы урнаштырылачак. Бер санга язылу бәясе — 150,00 сум. Әмма 20 октябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр ул ташламалы бәядән 99,00 сумга тәкъдим ителәчәк.

_MG_7007

 «Мәгариф. Татар теле» турында 4 сорау

— “Мәгариф. Татар теле” нинди форматта чыга?

— “Мәгариф. Татар теле” кушымтасы “Мәгариф” журналының верстка дизайны нигезендә 48 биткә салына. Ләкин ул типографиядә басылмый, ә электрон форматта (pdf­ файл рәвешендә) сайтта тәкъдим ителә.

— “Мәгариф. Татар теле”нең чыгу ешлыгы нинди?

— “Мәгариф. Татар теле” әлегә кварталга бер тапкыр чыгачак. Бер елда аның 4 чыгарылышы дөнья күрәчәк.

— “Мәгариф. Татар теле”нә ничек язылырга?

— “Мәгариф. Татар теле”нең һәр чыгарылышы magarif-­uku.ru сайтындагы “Электрон подписка” бүлеге аша аерым сатып алына. Бер санның бәясе – 150,00 сум. Беренче атна дәвамында аны 99,00 сумга алырга мөмкин булачак. 20 октябрьдә 00.00 сәгатьтә система ташлама бирүне туктатачак.

— “Мәгариф. Татар теле”нә язма җибәрергә ярыймы?

— Әйе. “Мәгариф. Татар теле” электрон журналы Роскомнадзорда таныклык алган рәсми мәгълүмат чарасы булып тора. Электрон журналда чыккан язма рәсми публикация дип санала.

Шулай ук укыгыз:
Ниһаять, татар теле укытучыларының үз басмалары булачак!
“Мәгариф. Татар теле” электрон журналның 1нче (сентябрь) санында ниләр бар?

1

WWW.MAGARIF­UKU.RU САЙТЫНДА “ЭЛЕКТРОН ПОДПИСКА” БҮЛЕГЕНӘ КЕРЕП ЯЗЫЛЫРГА АШЫГЫГЫЗ!

2 thoughts on “«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының 1нче санына язылу буенча МАХСУС АКЦИЯ һәм аның турында 4 сорау

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *