Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле» журналының 2018 елдагы тәүге санын түләүсез укыгыз!

Журналның бу саны  татар мохитен саклап кала алган бай тарихлы Кукмара төбәгенең өлгесе булган Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче татар гаимназиясе турында мәкалә белән башланып китә.  Язмада узган уку...

Журналның бу саны  татар мохитен саклап кала алган бай тарихлы Кукмара төбәгенең өлгесе булган Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче татар гаимназиясе турында мәкалә белән башланып китә.  Язмада узган уку елы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы йөз мәктәбе исемлегенә кергән, гимназияләр арасында уздырылган рейтинг нәтиҗәләре буенча дүртенче урынга чыккан белем йортының эшчәнлеге, бүгенге яшәеше турында бәян ителә.


МТТ_1_обл_1-2_Страница_1


Яңа Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартын гамәлгә ашырганда, заманча фикерли белә торган сәләтле балаларны барлау һәм үстерү өчен, республикабызда күп еллар дәвамында үткәрелеп килә торган татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларның роле бик зур.  Күптән түгел укучылар арасында булып узган олимпиаданың нәтиҗәләре турында педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, татар төркемнәрендә укучылар өчен республика олимпиадасының жюри әгъзасы Чулпан Харисованың мәкаләсеннән укып таныша аласыз. Биредә шулай ук IV-XI сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре дә урын алды.


Күптән түгел төзекләндерү эшләреннән соң ачылган Арчадагы “Әлифба” музее турында тулырак мәгълүмат белән танышырга була.


“Мәгариф. Татар теле” журналының бу санында урын алган “Хәл фигыльне кабатлау”, “Сыйфат фигыльләрне өйрәнү өчен күнегүләр”, “Шарт фигыль. Мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше”, “Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр” һәм башка темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.


«Мәгариф. Татар теле» журналының 1 нче санын укыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ