Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле» журналының сентябрь санын түләүсез укыгыз!

Яңа санның беренче битләрендә  ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең татар телен саклап калу турында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында ясаган чыгышыннан өзек китерелә. ТР мәгариф һәм фән ми...

Яңа санның беренче битләрендә  ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең татар телен саклап калу турында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында ясаган чыгышыннан өзек китерелә. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов докладында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә күтәрелгән темалар яктыртыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева белән әңгәмәдә сүз милли мәгарифнең бүгенге торышы, бу өлкәдәге яңалыклар хакында бара.МТТ 3


Журналның бу санында шулай ук 2016-2017 уку елына БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре, Татарстанның иң яхшы 50 авыл мәктәбе хакында мәгълүмат таба аласыз.


Дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар татар теле дәресләрендә куллану өчен менә дигән ярдәмлек булачак!


Әдәбият сөючеләрне яшь шагыйрә Ләйсән Солтанованың иҗаты белән таныштырабыз. Аның шигырьләрен magarif-uku.ru сайтында укый аласыз.


«Мәгариф. Татар теле» журналының сентябрь биредә укып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ