Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф.Татар теле»нең 2015 елдагы өченче саны чыкты

Татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы өченче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды. «Мәгариф. Татар теле» электрон журнал...

Татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы өченче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды. «Мәгариф. Татар теле» электрон журналының №3 (5) саны татар теленнән контроль эшләр үткәрүдә, диктантлар яздыруда һәм БРИ, БРТга әзерләнүдә зур ярдәм булачак.
^3478A39561353CD365DC7703B5487182DDAC4F9E240E9DDBAF^pimgpsh_thumbnail_win_distr


Эчтәлек


№3 (5), 2015
МӨГЪТӘСИМОВА Г. Күрсәткечләр югарырак, тик…

Татар теленнән 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре инфографикаларда
ГАЙНЕТДИНОВА А. XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (Татар мәктәпләре өчен)
ХӨСНЕТДИНОВА Г. IX сыйныфта татар теле буенча (рус мәктәпләренең татар төркеме өчен) бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү
МӨХӘММӘТҖАНОВА А. Проект эшчәнлеген оештыру методикасы
КАМАЕВА Р. «Яңа еллар килсен бәхет алып…»
ВӘЛИЕВА Л. «Фигыльдә кунакта…»
СӘЛАХОВА Р. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

ВӘЛИЕВА Л. Сүз ясалышы ысуллары                                             
НУРЕТДИНОВА А. Рәвеш
МИНГАЛИЕВА Л. Уку елына контроль эш үрнәкләре
МИННЕГАЛИЕВА Р. I яртыеллыкка контроль эш биремнәре
НУРИЕВА Г. Диктант текстлары

МУКТАТ Ф. Мавыктыргыч төсле тестлар
Укытучыга ярдәмгә / китап киштәсе
НИГЪМӘТУЛЛИНА Р. Дәрес эшкәртмәсе нинди булырга тиеш?
АБДУЛЛИНА Р. Фамилияләрне ничек язарга?

ЯЗЫЛЫРГА


“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек, хәзер аның 2015 елдагы өченче санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырабыз.


Әйтергә кирәк, әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча үзебезнең инициатива, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-tatar-tele-2015/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.


“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, укытучыга практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


ЯЗЫЛЫРГА


Шулай ук «Мәгариф.Татар теле»нең — 2014 елда чыккан беренче һәм икенче саннарына язылырга мөмкин.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ