Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" язылуда иң актив шәһәр һәм районнар вәкилләреннән Редакция Шурасын булдырды (ФОТО)

Бүген “Мәгариф” журналы  басмага иң актив язылган Казан шәһәре, Актаныш, Әтнә, Теләче, Балтач, Кукмара районнарының мәгариф бүлекләренең җитәкчелеген Редакция Советы утырышына чакырды. “Мәгариф” журна...

Бүген “Мәгариф” журналы  басмага иң актив язылган Казан шәһәре, Актаныш, Әтнә, Теләче, Балтач, Кукмара районнарының мәгариф бүлекләренең җитәкчелеген Редакция Советы утырышына чакырды. “Мәгариф” журналының Редакция Советы басманың үсеш стратегиясен билгеләү, районнардагы укытучылар белән хезмәттәшлек итү, яңа укучылар җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Редакция Советында катнашучылар “Мәгариф”нең фәнни һәм методик журнал буларак эчтәлеген камилләштерү максатыннан теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.  Басмага карата үз фикерләрен “Татмедиа” АҖҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева да белдерде.


редсовет1 обр


“Мәгариф”нең баш мөхәррире Илдар Миргалимов, бары тик урыннарда мәгариф белән идарә итүче җитәкчеләр белән киңәшләшеп, килешеп эшләгәндә генә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген, моның ике якка да файдалы булуын билгеләп үтте. “Мәгариф” редакциясе журналга язылучылар санын күзәтеп тора һәм шул күрсәткечкә карап, журналны аеруча үз иткән төбәкләрне билгели. Нәкъ менә соңгылары Редакция Шурасына чакырылды. Язылуда аеруча активлык күрсәткән районнар шулай ук, Редсовет составына кереп, редакция сәясәтендә катнаша алачак.


Журналның баш мөхәррире сүзләренчә, 100 еллык “Мәгариф” – ул Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен табыш. “Без үзебезне Россия күләмендәге педагогик басма итеп танытырга тиеш. Укучыларыбыз арасында чит төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары булганлыгын да исәпкә алсаң, без үз статусыбызны тагын да күтәрергә тиеш. Игътибар итсәгез, соңгы вакытта журналда Россия күләмендәге мәгариф өлкәсендә булган процессларны һәм тенденцияләрне яктыртучы публикацияләр дә артты. Безнең интернет-сайтка керүчеләрнең шактый өлеше – Россиянең башка төбәкләреннән”, - диде ул.


редсовет 6 обр


Бүгенге көндә журналның аудиториясен нигездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәшкил итә. Әмма баш мөхәррир фикеренчә, “Мәгариф” татар теле укытучылары өчен генә түгел, барлык педагоглар өчен дә чыга. “Аларның барысын да әбунәчеләребез рәтендә күрергә телибез”, - диде Илдар Миргалимов.


Илдар Миргалимов 2014 елда эшләнгән яңа проектлар – журналның сайты, “Мәгариф.РФ” электрон журналы, “Мәгариф.Татар теле” электрон кушымтасы,  “Электронная подписка” системасы (“Мәгариф” журналының электрон версиясенә язылу) белән дә таныштырып узды. “Электронная подписка”ның өстенлекләренең берсе буларак, бу система ярдәмендә “Мәгариф”не республикадан чит төбәкләрдә таныту мөмкин. Быел “Авыл укытучысы” бәйгесе үткәрелү белән, авыл мәктәбе укытучыларының эшен таныту өчен зур эш башкарылганы әйтелде. ТР Мәгарифне үстерү институты уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 56 проценты журналның соңгы елда укытучылар өчен файдалы басмага әйләнүен дә искәртте, шул ук вакытта ирешелгәннәр белән генә чикләнмәскә, алга таба “Мәгариф”не тагын да үстерергә кирәклеген белдерде баш мөхәррир.


Редакция Советы утырышында катнашучылар үз чиратында журналның эчтәлеген яхшырту максатыннан, үз теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Алар, аерым алганда, журнал битләрендә инклюзив белем бирү, чит ил педагогларының эш тәҗрибәсен күрсәтүгә, укыту-тәрбия процессында яңа алымнар, яңа технологияләр куллану, сәләтле балалар белән эшләүне фәнни яктан өйрәнү һәм башка мәсьәләләрне, укучылары аеруча зур уңыш казанган укытучыларның эш үрнәкләрен яктыртуга кагылышлы. Шулай ук “Мәгариф”тә педагогикага багышланган яңа басмаларга рецензияләрне, аннотацияләрне,  укучылар һәм укытучыларның мәктәптәге халәтенә кагылышлы психологик аспекттагы мәкаләләрне күрергә телиләр.  Абруйлы галимнәрнең фикерләре дә зур кызыксыну уята.


редсовет5 обр


Хәзер республика мәктәпләренә актив кертелә торган Сингапур структурасына карата да үз фикерләрен белдерде коллегаларыбыз. Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, бүген күп кенә педагогларның бу технологиянең тышкы өлешенә генә игътибар бирүен искәртте. Критик фикерли белүче укучылар әзерләүне максат итеп кую өчен, Сингапур структурасының фәнни ягын яктыртуда “Мәгариф” журналының ярдәменә ихтыяҗ бар. “Укытучылар анализ, үзанализ юнәлешендә дә материаллар көтәләр. Мөгаллимнәрнең хокукларын яклау, норматив-хокукый базаны татарча бирүдә дә “Мәгариф”не ярдәмче итеп күз алдында тоталар”, - диде Балтач районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Фидания Сабирова.


редсовет4 j,h


“Авыл укытучысы-2014” бәйгесенең җиңүчесе, шулай ук Редсовет эшендә катнашкан Рәмзия Бәшәрова башлангыч сыйныфларда ФДББС буенча укыган балаларны урта мәктәпкә кабул итү, алар белән эшләүдә булырга мөмкин кыенлыкларны укытучыларга яктыртуны сорады. Укытучыларны социаль генә түгел, ә мораль яклау мәсьәләсенә дә тукталды ул. “БДИдан “2”ле алган бер укучы аркасында яхшы укытучыларны һәм мәктәпләрне каралту белән килешеп булмый”, - диде Рәмзия Бәшәрова.


редсовет2 обр


Редакция Советында катнашучылар әлеге утырышның файдалы булуын таныды, уку елы тәмамланганнан соң тагын да киңрәк составта җыелырга тәкъдим итте.


Фотолар белән биредә танышырга мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ