«Мәгариф» журналы «Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә җиңгән укытучыларны бүләкләде
Февраль аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы игълан...
Февраль аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы игълан иткән иде. Тукайга, аның иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру, шагыйрьнең шигырьләре ярдәмендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатларын күздә тотып үткәрелгән конкурска йөздән артык эш килде. Әйтергә кирәк, бу юлы да республикабызның төрле районнарында хезмәт куючы укытучыларыбыз, тәрбияче, китапханәчеләр актив катнашты. Актаныш, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Лаеш, Казаннан катнашучылар саны күпчелекне тәшкил итте.
Конкурс «Шагыйрьнең тормыш юлы» һәм «Г.Тукайның иҗат дөньясы» номинацияләрен үз эченә алды.
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин җитәкчелегендә жюри составы йөздән артык эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. Һәр номинация буенча өчәр җиңүче (1-3 урын) билгеләнде һәм тагын иң яхшы унар эш рәхмәт хатына лаек булды.
I урында – Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия ГАЛИЕВА;
II урында – Азнакайдагы 4 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә САБИРОВА;
III урында– Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының педагог-китапханәчесе Эльвира ИСЛАМОВА.
«Моңлы саз чыңнары» конкурсының «Тукайның иҗат дөньясы» номинациясендә:
I урында – Казандагы 180 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханә СӨЛӘЙМАНОВА;
II урында – Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укутучысы Илсөяр ШӘРӘПОВА;
III урында – Казандагы 162 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Надия ВӘЛИЕВА.
Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы бүген Казанның «Ногай» кунакханәсендә Тукай залында үтте. Биредә шулай ук «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Моңлы саз чыңнары» бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде. Котлау тантанасына дәрәҗәле татар шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Эльмира Шәрифуллина, Г.Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Камил Кәримов, «Чаян» журналының баш рәссамы Александр Алешин килгән иде. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар «Мәгариф» нең басма һәм «Мәгариф.рф» электрон версиясендә дөнья күрәчәк.
Комментарийлар