Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә килгән иҗади эшләр белән танышу башланды

“Мәгариф” журналы “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан килгән эшләрне сайтка урнаштыра башлады.Алар белән  журналның рәсми сайтында һәм http://vk.com/club70044790 төркемендә танышырга, шулар...

“Мәгариф” журналы “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан килгән эшләрне сайтка урнаштыра башлады.Алар белән  журналның рәсми сайтында һәм http://vk.com/club70044790 төркемендә танышырга, шулар буенча фикер алышырга да мөмкин булачак. Эстафетаны "Укытучы – үзе үрнәк" дигән эссе белән Балтач районының Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситдыйкова Эльвира Илдус кызы башлап җибәрә.


Билгеле булганча, “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенең 1 нче этабында катнашучылар “Яңа заман авыл укытучысы” темасына эссе яза. Аларның авыл мәгарифен үстерү юллары турында фикерләрен белдерү, авыл укытучыларының проблемаларын ачу, авторның педагог буларак һөнәри бурычы турындагы күзаллауларын публицистик жанрда үтемле итеп җиткерү осталыгы сынала. Беренче турга үз эшен җибәрүчеләр конкурста катнашу турында сертификат алырга хокуклы булачак.


Искә төшерәбез, “Авыл укытучысы” конкурсына иҗади эшләр 24 июньгә кадәр кабул ителә. Моның өчен magarif@bk.ru электрон адреска “Яңа заман авыл укытучысы” темасына 3200 билгедән артмаган эссе форматындагы мәкалә җибәрергә кирәк. Эссегә таләпләр Нигезләмәнең 2.2.3-2.2.4 пунктында күрсәтелгән. Конкурста авыл җирлегендә фән укытучылар катнаша ала. “Мәгариф” журналына 2014 елның икенче яртысына язылу турындагы квитанция күчермәсе дә сорала.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ