Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф” журналы командасы “Квест “Город МЧС” чарасында җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде (ФОТО)

Бүген, 16 июньдә, “Татмедиа” агентлыгы хезмәткәрләре үзләрен яңа һөнәрдә сынап карады – иҗат әһелләре өчен ТР Гражданнар обронасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан оештырылган “Квест “Гор...

Бүген, 16 июньдә, “Татмедиа” агентлыгы хезмәткәрләре үзләрен яңа һөнәрдә сынап карады – иҗат әһелләре өчен ТР Гражданнар обронасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан оештырылган “Квест “Город МЧС” чарасында катнашу мөмкинлеге тудырылды.


"Мәгариф” журналы редакциясе командасы бу юлы да үзен сынатмады: беренче урын алучылардан 2.5 секундка гына калышып, мактаулы икенче урынны яулады. Баш мөхәррир Илдар Флүс улы Миргалимов, аның урынбасары Фәрит Рәшит улы Нурмөхәммәтов, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова, дизайнерыбыз Рушан Гыймалетдиновтан торган җилдән җитез команда утны да, суны да “буйсындырды”.


Журналистлар бүген чын мәгънәсендә янгын сүндерүчеләр вазифасын башкарды. Тиз арада тиешле урынга янгын хакында да хәбәр җиткерде, коткаручылар кия торган махсус киемгә дә санаулы секундлар эчендә кереп чума алды, янып торган манекенны махсус тукыма, ә ачык утны янгын сүндергеч ярдәмендә юк итә алды. Билгеле бер басымга ия булган су сиптерү эшендә дә сынатмады.


ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге чараны үткәреп, янгын чыккан очракта массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең нинди әзерлектә булуын тикшерүне максат итеп куйган иде. Ярышка килгән 9 команданың берсе дә сынатмады.


 Мчс 1 обр
 
 
 
 
 
 
 
мчс3 обр
 
 
 
 
 
 
 
мчс6 обр
 
 
 
 
 
 
 
мчс7 обр
 
 
 
 
 
 
 
мчс 8 обр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ