«Мәгариф» журналы «Легендар брендлар» бәйгесендә җиңү яулады

«Мәгариф» журналы «Легендар брендлар» бәйгесенең «Легендар журнал» номинациясендә җиңү яулады. Берничә ай дәвам иткән конкурсның ахыргы нәтиҗәләре игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта барды. 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр дәвам иткән беренче этапта — интернетта тавыш бирүдә «Мәгариф» журналы иң күп тавыш җыйды. Икенче этапта исә «Российская газета» редакторы Владислав Фронин җитәкчелегендәге жюри матбугат чараларының иҗади эшләренә бәя бирде. Нәтиҗәдә, «Легендар журнал» номинациясендә төп җиңүгә 102-еллык «Мәгариф» лаек булды. «Легендар газета» номинациясендә — «Арча хәбәрләре», «Легендар телерадиокомпания» — «Чаллы ТВ», «Легендар мультимедиа мәгълүмат чарасы» номинациясендә исә ике җиңүче — «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» һәм «Казанские ведомости» редакцияләре дипломнарга лаек булды.

20151013_202932

Кадерле дуслар!

«Легендар брендлар» конкурсында безгә теләктәшлек күрсәткәнегез өчен барыгызга да ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең ярдәмегез белән без бәйгедә җиңдек. Нәкъ менә киң җәмәгатьчелек тарафыннан яклау табу безнең өчен бик мөһим иде. Тагын бер кат рәхмәт!

Сезнең «Мәгариф».

One thought on “«Мәгариф» журналы «Легендар брендлар» бәйгесендә җиңү яулады

  1. Чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз!!! Журналга — озын гомер, иҗади уңышлар!!! Даими укучыларыгызның саны тагы да артсын! Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны теләп,мәктәп коллективы исемннән Резедә Мөстәкыймова.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *