Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәм белән котлый

27 сентябрь көнне барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждение  хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тәрбияче хезмәте –  кызыклы да, шул ук вакытта күп көч, энергия, сабырлык сорый т...

27 сентябрь көнне барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждение  хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.


Тәрбияче хезмәте –  кызыклы да, шул ук вакытта күп көч, энергия, сабырлык сорый торган хезмәт. Тәрбиячеләр  бер үк вакытта иң бәхетле хезмәт ияләре дә. Чөнки тәрбияче – эчкерсез күңелле, самими  сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр.


Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Республикабызда  һәр яңалыкны кабул итеп, үз хезмәтегездә кулланып, башкалар белән дә тәҗрибә уртаклашып эшләүче тәрбиячеләребез күп. Сезнең хезмәт җимешләрегез  “Мәгариф” һәм Мәгариф.РФ электрон журналларында һәрдаим басылып килә. Алга таба да хезмәттәшлек җепләре өзелмәсен, үзара аралышып яшик.


Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык гаиләгездә тынычлык телибез.


«Мәгариф» журналы редакциясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ