Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналының август саны педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенә багышлана

“Мәгариф”нең яңа санында сезне нинди кызыклы материаллар көтә? Мөгаллимнәрнең тугры юлдашы булган әлеге журнал август аенда укучыларын нинди файдалы язмалар белән сөендерәчәк? Бу санның төп темасы:Зам...

“Мәгариф”нең яңа санында сезне нинди кызыклы материаллар көтә? Мөгаллимнәрнең тугры юлдашы булган әлеге журнал август аенда укучыларын нинди файдалы язмалар белән сөендерәчәк?


Бу санның төп темасы:


Заманча дәрес. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында уку-укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлеш


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Лаеш муниципаль районында 11, 12, 15, 18 август көннәрендә муниципаль белем бирү системасының нәтиҗәлелеген арттыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча секцияләр булыр дип көтелә, ә 19 август көнне пленар утырыш уздырылачак.


“Мәгариф” журналының август санында педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенә багышланган материаллар урын алачак. Презентациядә Лаеш районы мәгариф хезмәткәрләренең алдынгы педагогик тәҗрибәсе яктыртылачак, шул исәптән район башлыгы Михаил Афанасьев белән район мәгариф системасы проблемалары һәм үсеш перспективалары турында әңгәмә биреләчәк. Шулай ук әлеге санда күренекле методистлар тарафыннан язылган һәм яңа заман дәресенә таләпләрне чагылдырган мәкаләләр, ФДББС таләпләре буенча дәрес үрнәкләре, алдынгы педагогларның эш тәҗрибәсе яктыртылачак, файдалы мәгълүматлар урын алачак.


БУ САНДА


✓ Методик хезмәт: муниципаль модель (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова белән әңгәмә)


✓ Педагог – компетент шәхес (Авыл укытучысы – 2016 бәйгесенең I тур нәтиҗәләре)


✓ Заманча дәрес – сыйфатлы белем нигезе (дәресләрнең структур төзелеше)


✓ Укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлеш


✓ Рефлексия дәресе


✓ Заманча дәресне проектлаштыру


✓ "Бүген бәйрәм – белем көне, Мәктәпкә илтә юллар" (“Белем көне”нә багышланган сценарий)


✓ Сентябрь аена истәлекле даталар һ.б. файдалы мәгълүматлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ