Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының чираттагы саны «табадан төште». Тиздән ул укучыларга барып җитәчәк

Әлеге сан укытучыларга да, ата-аналарга да, гомумән яшь буынны тәрбияләүгә, уку-укытуга битараф булмаганнарга да бик күп тирән эчтәлекле язмалар тәкъдим итә.«Мәгариф» журналының апрель санында Татарст...

Әлеге сан укытучыларга да, ата-аналарга да, гомумән яшь буынны тәрбияләүгә, уку-укытуга битараф булмаганнарга да бик күп тирән эчтәлекле язмалар тәкъдим итә.


Лого_журнала-_2014-03-17_22-10


«Мәгариф» журналының апрель санында Татарстанда яшәүче милләтләр дуслыгы, милли мәктәпләр, милли мәгариф, яшь буынны толерантлы итеп тәрбияләү кебек темалар башыннан ахырына кадәр бер-берсенә үрелеп бара.


Сөмбел Таишеваның «Ана теленнән читләшү» дигән язмасында ана телен укыту, өйрәтү процессында нинди киртәләр очравы, алардан чыгу юллары күтәрелә.


«Педагог-миссионерлар, яки якшәмбе мәктәбенең ишекләре ачык» язмасында Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге яктыртыла.


2017 ел укытучысы бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин белән әңгәмә геройны үз һөнәренең остасы буларак та, кызыклы шәхес буларак та ачып сала.


Журнал укучыларына шулай ук Габдулла Тукайның туган көне, Галимҗан Ибраһимовның 130 еллыгы уңаеннан бай эчтәлекле материаллар тәкъдим ителә, мәдрәсәләрнең тарихы белән таныштыру дәвам ителә. Һәм, әлбәттә, укытучыларның, тәрбиячеләрнең алдынгы дәрес тәҗрибәләренә зур урын бирелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ