Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф"кә ярты елга 299,00 сумга язылу өчен нишләргә? Ниһаять, журналның электрон версиясенә язылу башланды

 “Мәгариф” журналы укучыларына тагын да якыная: 100 елдан артык тарихы булган басманың электрон версиясенә язылырга тәкъдим итә. http://magarif-uku.ru/user/ адресы буенча кереп, “Мәгариф”кә язылырга м...

 “Мәгариф” журналы укучыларына тагын да якыная: 100 елдан артык тарихы булган басманың электрон версиясенә язылырга тәкъдим итә. http://magarif-uku.ru/user/ адресы буенча кереп, “Мәгариф”кә язылырга мөмкин.


 Журналның электрон версиясенә язылуның өстенлекләре:


 1.  Арзан булуы. “Мәгариф”кә почта каталогы аша 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу 396,00 сум тора. Шушы ук чорга журналның электрон версиясенә язылсаң, 299,00 сум гына түләргә кирәк булачак. Болай эшләгәндә, 97, 00 сум (25 процент) акча янга кала.


2.  Оперативлылык. Журнал басмага бирелеп, ул, типографиядән чыгып, таратыла башлаганчы, бер атна вакыт уза. Ә Электрон язылу системасында “Мәгариф”нең яңа саны журнал басмага бирелү белән үк пәйда була. Димәк, журналның электрон версиясенә язылучылар “Мәгариф"нең яңа санын бер атна алдан укый алачак.


3.   Уңайлылык.


-   яңа санны PDF файлы рәвешендә - компьютерларда, планшетларда, мобиль җайланмаларда укыла торган универсаль форматта чыгарып алырга мөмкин;


- почтага барып, чиратта торырга кирәк түгел. Электрон басма өчен акчаны интернет-сайтта үзегезгә уңайлы булган вакытта банк картасы, электрон акчалар ярдәмендә күчерергә була.


4. Архивы булу. “Мәгариф”нең электрон версиясенә язылу системасында журналның 2014 елда чыккан теләсә кайсы санын яздырырга мөмкин.


5. Файдасы күп булу. Үзеңә кирәк булган материалны, принтерда чыгарып алып, дәрестә, сыйныфтан тыш һәм башка чараларда файдаланырга мөмкин.


6. Зурайтып һәм күзлексез укып булу. Типография кәгазе һәрвакытта да яхшы сыйфатлы булмаска мөмкин. Ә электрон версия ачык итеп күзгә күренеп тора.


Ә хәзер иң мөһиме!!! Электрон версиягә ничек язылырга?


 1. “Мәгариф” журналының www.magarif-uku.ru адресы буенча урнашкан сайтында “Электронная подписка” бүлегенә керергә.


2. “Регистрация” дигән төймәгә басып, теркәлергә һәм, электрон язылу системасына кергән саен, “Авторизация” төймәсенә басып, үзеңнең “Электронная подписка” бүлегенә керү хокукың барлыгын расларга кирәк.


3.  “Каталог изданий” бүлегенә керергә. (Каталог белән танышу өчен, теркәлү мәҗбүри түгел. Ә журналга язылу һәм шәхси кабинетка килгән басмаларны уку өчен, теркәлгән һәм авторизация үткән кулланучы булуыгыз зарур).


4.  “Каталог изданий” бүлегендә, “Оформить подписку” төймәсенә басып, журналның электрон  версиясенә 2014 елның – беренче, икенче яртыеллыкларына, 2015 елның беренче яртыеллыгына язылырга мөмкин. Бу сезгә 97,00 сум акчаны (25 процент) янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук журналның һәр санына аерым-аерым язылып та була. Моның өчен, иң элек үзегезгә кирәк булган санны сайлап алырга кирәк.


5.  “Оформить подписку” төймәсенә баскач, банк карталары һәм электрон акчалар төрләре күрсәтелгән исемлек чыга. Алар ярдәмендә журналның электрон версиясе өчен түләү уңайлы. Үзегезгә уңайлы булган операция төрен (банк картасын яки электрон акчаны) сайлагыз. Алга таба ничек эш итәсен система үзе аңлата.


6. Бу операцияләрне башкаргач, “Мои поступления” бүлегенә һәр ай саен журналның PDF форматындагы яңа саннары килеп торачак.


1стр


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ