Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналының профориентация, һөнәри белемгә багышланган 2 нче саны чыкты (эчтәлек)

 Февраль журналының төп темасы “Профориентация, һөнәри белем” булды. Ул тиз арада укучыларыбызга барып җитәчәк.“Мәгариф” журналының профориентация мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ата-ана...

 Февраль журналының төп темасы “Профориентация, һөнәри белем” булды. Ул тиз арада укучыларыбызга барып җитәчәк.


“Мәгариф” журналының профориентация мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ата-аналар, гомумән, киң җәмәгатьчелек өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булыр. Проблемалы, шул ук вакытта креатив фикерле материаллар бу айның темасын киңрәк ачарга ярдәм итәр. Укычларыбызга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев белән “Хорошие рабочие места – это стимул” әңгәмәсе кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Аның белән заман яшьләренең 35-40 яшькә кадәр эшен 6-8 тапкыр тамырдан үзгәртергә тиешме-юкмы, республикадагы профориентация эше нинди юнәлештә дәвам итәргә тиеш дигән сорауларга җавап эзлибез. Даими авторыбыз, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Садриев “Музыканттан – “дальнобойщик”ка”  мәкаләсендә исә укучыларны бәхәскә чакыра – менә дигән музыкант, мал табибларының нигә дип үз һөнәрен ташлап, гади эшче булып китү сәбәпләрен эзли, авыл мәктәбендә профориентация эшен алып баруның кыен якларын ача.


Бу санда методика һәм практика бүлекләре бик бай бирелгән. “Физика белән бәйле һөнәрләр”, “Химия дәресләрендә – һөнәрләр турында”, “Һөнәргә яшьтән өйрән”, “Кушымчалар ялгау ысулы белән һөнәр исемнәре ясалышы”, “Методик ярдәмлек: Һади Такташ иҗаты”, “Работа со способными учениками на уроках русского языка”,  “Химический КВН”, “Без – булачак электриклар”  һ.б. материаллар педагогларга файдалы булыр.


Федераль дәүләт белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнарның татар телендә бирелешен, март аена истәлекле даталарны, “Мәгариф”нең “кайнар элемтә”сенә укытучыларның хезмәт хакын исәпләүгә кагылышлы сорауларга тәфсилле җавапларны да безнең битләрдә табарга була. “Мәктәпкә тикшерү килсә…” дип аталган материал исә мәктәптә эшләүчеләрнең күпсанлы сорауларына җавап табарга ярдәм итәр.


Шулай ук 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган, дәү әниләр катнашындагы “Ярый әле сез бар дөньяда…” бәйрәм кичәсе, “Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!” сценарие  – сез көтеп алган материаллардан булыр дип уйлыйбыз. 2015 елга истәлекле даталар, әдәби календарь һәм “кайнар элемтә”гә килгән сорауларга җаваплар эшегездә куллану өчен уңай булыр.


Шулай ук журналның электрон версиясенә язылу да тукталмый.


Һәр санга аерым-аерым да язылырга мөмкин. (Хәер, бу очракта бәясе тулы яртыеллыкка язылуга караганда кыйммәткәрәк чыгачак.) “Мәгариф” журналының 2015 елдагы беренче санының электрон версиясенә язылу өчен http://magarif-uku.ru/subscription/ адресы буенча “Электронная подписка” бүлегенә керергә кирәк. Шунда «Мәгариф» № 2, 2015” санын эзләп табасыз да “Оформить подписку” кнопкасына баскач, журнал өчен түләү сәхифәсенә күчәсез; банк картасы яки телефон аша түләү шунда башкарыла. Электрон версия өчен түләгәннән соң, ул шәхси кабинеттагы “Мои поступления” бүлегенә күчерелә. Бу ярты елга “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”нең электрон версияләренә һәм “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына шул ук рәвешле язылырга мөмкин.


ЯЗЫЛЫРГА


«Мәгариф» журналының февраль, №2 (948) санның эчтәлеге


ТӨП ТЕМА – «ПРОФОРИЕНТАЦИЯ. ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ»


АНАЛИТИКА


АЛИШЕВ Т. «Хорошие рабочие места – это стимул»
ГАЛИУЛЛИНА Ф. Эшче һөнәрләренә ихтыяҗ арта
САДРИЕВ Р. Музыканттан – «дальнобойщик»ка


МЕТОДИКА


ХАФИЗОВА Р. Воспитательная сила родительского примера


ХӘЙРУЛЛИН Р. «Иң баллы профессия»
ҖИҺАНГӘРӘЕВ И., СӘЛӘХЕТДИНОВА Г., КӘШФИЕВА Г., ГЫЙБАДУЛЛИНА Э., СӘЛӘХИЕВА С., МӘГЪДӘНУРОВА Г. Авыл мәктәбендә профориентация


ГАЙФУЛЛИН В., СИРАҖЕТДИНОВА Ф. Физика белән бәйле һөнәрләр ФӘСХЕТДИНОВА Н. Химия дәресләрендә – һөнәрләр турында СИМАКОВА Г., СИМАКОВ Ф. Һөнәргә яшьтән өйрән
ЗАЛАКАЕВ Ф. Безнең белгечләр сынатмый
КУПРИЯНОВА Т., ШАЙГАРДАНОВА Ф. Путь к профессии


ПРАКТИКА


САФИУЛЛИНА Г. «Мин үскәч кем булам?»
САБИРОВА Г. Кушымчалар ялгау ысулы белән һөнәр исемнәре ясалышы ГАНИЕВА Ф. Методик ярдәмлек: Һади Такташ иҗаты
Альберт Яхин исемендәге II республикакүләм педагогик укулар – «Яхин укулары» турында НИГЕЗЛӘМӘ
НАСЫБУЛЛИНА Г. Работа со способными учениками на уроках русского языка
ГИЛЬМАНШИНА С., ХАЛИКОВА Ф., АНВАРОВА Н., ХАЙРУЛЛИНА Г. «Химический КВН»
ШӘРИПОВА Г. «Без – булачак электриклар»


Федераль дәүләт белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнар
НУРИЕВА Р. «Минем булачак профессиям»
САФИУЛЛИНА Р. Авылымның мактаулы һөнәр ияләре
Март аена истәлекле даталар
ВӘЛИЕВА Г. «Ярый әле сез бар дөньяда…»
СӘМИГУЛЛИНА Г. Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!
ГАТИНА Р. Мәктәпкә тикшерү килсә…
Горячая линия «Магариф»


ПРЕЗЕНТАЦИЯ (Рассказываем о педагогическом опыте преподавателей Агрызского муниципального района Республики Татарстан)


МАКАРОВ В. Главное в работе учителя – воспитание человека САФИУЛЛИНА В. На пути повышения качества образования
ГОМӘРОВА Ә. Яктылык сибүчеләр буыны
ИСАНАЕВА Е. Методическая работа в сельской школе
АРИСТОВА И., КАЮМОВА Р. Успех в сотрудничестве
ЗАКИРОВА Г. Минем кадерле әнием
ТУКМАНОВА Г. Тема войны в поэзии Мусы Джалиля и Константина Симонова
ХУЗИНА Т. Умножение многозначных чисел, оканчивающихся нулями, на однозначное число


ВАСИЛЬЕВА Г. Организация профильного обучения
БОРҺАНИЕВА Ә. Математика укытуда мәгълүмати технологияләр куллану
НАБИУЛЛИНА И. «Дары природы»


БАГАУТДИНОВ Р. ФГОС в национальной школе: помогает опыт


ВАХИТОВА Т. «Лопшо Педунь в гостях у детей»


МОРТАЗИНА Л. К. Гыйлем алуның чиге юк


МОСТАФИН Ш. Бер мизгел


Ял сәгатьләрендә


ЯЗЫЛЫРГА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ