Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгарифкә дә көрәшчеләр кирәк

(1990–1997 елларда Татарстан мәгариф министры вазифасын башкарган В.Г.Гайфуллин белән әңгәмә)(Ахыры. Башы журналның 2015 елгы  7 нче санында.)УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ ПИКЕТЛАР ОЕШТЫРУ ОЧРАКЛАРЫ БУЛГАЛАДЫ– 90 нчы...

(1990–1997 елларда Татарстан мәгариф министры вазифасын башкарган В.Г.Гайфуллин белән әңгәмә)


(Ахыры. Башы журналның 2015 елгы  7 нче санында.)


УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ ПИКЕТЛАР ОЕШТЫРУ ОЧРАКЛАРЫ БУЛГАЛАДЫ


– 90 нчы еллар халык хуҗалыгының барлык тармакларында да, шул исәптәп мәгариф системасында да, матди кыенлыклар китереп чыгарды...
– Ел башында уку йортларының чыгымнары өчен ТР Финанс министрлыгында билгеле күләмдә акча карала иде каралуын, әмма бюджетта акча җитенкерәмәү сәбәпле, мәктәпләр вакытында акча ала алмады. Хуҗалык чыгымнары бер хәл. Укытучылар хезмәтенә түләүнең тиешле вакытта башкарылмавы ул елларның иң авыр проблемасы булгандыр, минемчә. Ник дисәң, казнада акча булмау сәбәпле, ул чакта кайбер районнарда 2–3 ай, хәтта ярты елга кадәр хезмәт хакы түләү кичектерелде. Кайбер урыннарда укытучыларның эшкә чыкмау, пикетлар оештыру очраклары булгалады. Укытучыларны тынычландыру өчен, хөкүмәт вәкиле буларак, миңа Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләрендә бу авырлыкларның вакытлы күренеш булуы турында аңлату эшләре алып барырга туры килде.


Шулай да, ничек кенә кыен булмасын, республикабызда укыту-тәрбия процессы тиешле югарылыкта барды. Укытучыларның матди хәлен яхшырту өчен төрле чаралар күрелде, күп урында җирле чыгымнар ярдәмендә мәгариф хезмәткәрләре хезмәтенә өстәмә түләүләр, Укытучылар көнендә, башка бәйрәмнәрдә аларны бүләкләү чаралары күрелде. Күптөрле иҗади конкурслар уздыруны гадәткә керттек.


Мөслимдә район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгәндә, РОНОның үз транспорты булмауның нинди кыенлыклар китереп чыгаруы үз башымнан үткән иде. Министрлыкта эшли башлавымның беренче көненнән үк алдыма бурыч куйдым: мәгариф бүлекләрен транспорт белән тәэмин итәргә! Министрлык һәм урыннардагы хакимият җитәкчеләре ярдәме белән бу мәсьәләне дә уңай хәл иттек. Район, шәһәр мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре үз машиналарында йөри башлады.


– Сез һәрвакыт матбугат, аерым алганда, безнең «Мәгариф» журналы белән тыгыз хезмәттәшлектә булдыгыз. Максат-бурычларыгызны тормышка ашыруда матбугатның ярдәме ни дәрәҗәдә булды?
– Узган гасырның 50 нче еллары ахырында КДПИның физика-математика факультетында методиканы өйрәнә башлаганнан бирле мин «Мәгариф»не (ул чакта «Совет мәктәбе») алдырам. Кыскасы, бу журнал 55 елдан артык инде якын юлдашым булып кала. Мөгаллим буларак та, мәгариф эшен оештыручы, галим һәм автор буларак та бик якын журнал ул миңа. Һич арттырусыз әйтәм: күләме зур булмаса да, эчтәлеге ягыннан «Мәгариф» – бик күп басманы көнләштерерлек журнал ул. Алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуда аның роле бик зур. Мин журналга һәрвакыт мөрәҗәгать иттем. 1965 елдан башлап «Мәгариф»тә сиксәнләп мәкаләм басылып чыкты. Гомумән, «Мәгариф»не һәр укытучының, тәрбияченең өстәленнән төшмәскә тиешле журнал дип саныйм мин. Аны алдырмаган мөгаллимнәр бик күп нәрсәдән мәхрүмдер, минемчә.


МӘСКӘҮДӘ БЕЛМИЧӘ ДӘ КАЛДЫЛАР

– 1990 нчы елларда – татар мәктәп-гимназияләре күпләп ачылган чакта – педагогик кадрларга иҗтыяҗ зур иде. Сер түгел: татарча укый-яза белә дип, мәгарифтән шактый читтә торган кешеләр үз һөнәрен тәрбиячегә яисә татар теле укытучысына алыштырды. Бу адым үзен акладымы, әллә укытучының абруе төшүгә китердеме?
– Бу чорда күпләп ачылган татар мәктәпләренә кадрларны читтән эзләү мохтаҗлыктан килеп чыкты шул, һәм бу, вакытлыча, үзен аклады да. Татар мәктәпләре өчен моңарчы кадрлар әзерләнмәгән иде бит. Дүрт училищены көллият итеп үзгәртү һәм Татар дәүләт гуманитар институтын ачу безне педагогик кадрлар мохтаҗлыгыннан коткарды. Һич арттырусыз әйтәм: бу елларда Мәгариф министрлыгының кадрлар хәзерләүгә игътибары аеруча зур булды. Кабул ителгән программаны үтәү максатыннан, Татар дәүләт гуманитар институты төзелде. Казан, Минзәлә, Арча һәм Чаллы педагогия училищеларында татар теле һәм чит телләр укытучылары әзерли торган көллият төркемнәрен ачтык. Әлеге уку йортларының республикабыз мәктәпләрен чит телләр һәм татар теле укытучылары белән тәэмин итүдә хезмәте зур булды.


90 нчы елларда республикабызда яңа тип уку йортлары – төрек-татар лицейлары эшли башлады. Бу идея бездә Төркия уку йортларын өйрәнгәннән соң барлыкка килде. Татар, төрек, рус һәм инглиз телләрендә эшли торган мондый уку йортын башта Казанда ачтык, аннары Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Чаллы калаларында булдырдык. Тәрбиячеләр күзәтчелегендә дәресләр хәзерләп, тәҗрибәле укытучылардан дәрес алып, бу балалар җитди уңышларга иреште. Алар республика күләмендәге, Россия, дөнья олимпиадаларында яхшы күрсәткечләре белән куандырды, дүрт телдә иркен сөйләште. 1996 елның март аенда Казанда ЮНЕСКО инициативасы белән уздырылган фәнни-гамәли конференция Татарстанда милли мәгарифнең үсешенә югары бәя бирде.


– 1990 нчы еллар башында алган хокукларыбызны, мәгариф өлкәсендә ирешкән биеклекләрне ни өчен саклый һәм яклый алмадык дип саныйсыз? Әйтик, Милли университет ача алмавыбыз бер федераль хакимияткә генә бәйлеме?
– Эшләмәгән эшне Мәскәүгә сылтап калдыру – булдыксызлар шөгыле ул. Милли университет ача алмавыбызга да бары үзебез генә гаепле. Теге чакта Татар дәүләт гуманитар институты ачуыбызны Мәскәүдә белмичә дә калдылар.


– Ә шулай да Сез татар милли мәктәбен ничек күзаллыйсыз?
– Барлык халыклар тудырган һәм нәтиҗәле файдаланыла торган алдынгы педагогик тәҗрибәне куллана, милли традицияләргә нигезләнгән тәрбия чаралары уздыра, фәннәрне, нигездә, ана телендә һәм башка телләрне дә өйрәнә торган уку йорты булырга тиеш ул, минемчә.


– 9 ел буе мәктәптә тел өйрәнүгә карамастан, татарча ипи-тозлык та белмәгән маңкорт яшьләребез аз түгел. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә?
– Төп сәбәбен укытучыларның бу предметны тиешенчә укытмавында һәм әлеге предметны укытуның торышына тиешле контроль булмауда дип саныйм. Хәзер татар гимназияләрендә дә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә русча гына укытыла. Чит кеше кереп утырганда гына дәресне татарча алып барырга тырышалар, дигән сүзләр дә йөри...
Проблемалар булды һәм бүген дә бар, шулай да төшенкелеккә биреләсем килми. Шагыйрь Р.Фәйзуллинның:
«Бөтен планета буйлап
вакансия –
көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр!» –
дигән шигъри юлларын һәркайсыбызга да киләчәккә шигарь итеп аласы иде. Аеруча хәзерге чор, бигрәк тә мәгарифебез, фидакарь көрәшчеләргә, милләтпәрвәрләргә мохтаҗ.


Фото http://muzagit.mugallim.com/ сайтыннан.


Әңгәмәдәш – Таһир САБИРҖАНОВ.


Бу сан материаллары белән биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Хәзер татар гимназияләрендә дә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә русча гына укытыла." Авыл җирендә дә хәл шундыйрак. Бик дөрес язылган язмагыз. Бик зур рәхмәт! Чыннан да, татарча укытуны кысу бара. Бу өстән килә. ЕГЭ не урысча бирү моның ачык мисалы. Имтиханны әйбәт бирсеннәр өчен ата-ана баласын урысча укытырга мәҗбүр итә. Укыту татарча булса да. Мондый басым ясау министрлыктан килә. Рейтинг ясаганнар инде. Анда төп күрсәткеч - ЕГЭ нәтиҗәләре. Имеш, кем алда бара. Хәзер ел буе элеп-селкерләр инде шул рейтинг белән. Автор: Рафис Рахматуллин

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ