“Мәгариф”кә юлланган материаллар 75 процент күләмендә асыл текст булырга тиеш

Хөрмәтле укучыларыбыз, «Мәгариф» редакциясе журналда чыккан материалларның сыйфатына һәм авторлык хокукларына зур игътибар бирә. Шуңа күрә килгән мәкаләләргә дә билгеле таләпләр куябыз. (Алар белән http://magarif-uku.ru/rules/ адресы буенча таныша аласыз.) Төп таләпләребезнең берсе исә материалларның оригинальлегенә, ягъни беркайдан да күчерелмәгән булуга карый.

Кызганыч, килгән материаллар арасында плагиат та аз түгел. Шуңа күрә бу мәсьәләгә тагын бер кат игътибарыгызны юнәлтеп, исегезгә төшерәбез:

“Мәгариф” журналы редакциясенә юллаган материалларыгыз 75 процент күләмендә үзегезнеке, ягъни бер кайдан да күчерелмәгән булырга тиеш. Әгәр инде асыл текст бу күрсәткечтән кимрәк икән, материаллар “Мәгариф” журналында да, “Мәгариф.РФ” электрон журналында да басыла алмый.

Язма авторы, материалы белән бергә, аның оригинальлеген раслап, “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам” дигән язу теркәргә тиеш. «Мәгариф» журнаында, «МАГАРИФ.РФ» һәм «Мәгариф. Татар теле» электрон басмаларда басылу шарты шул. Башка авторларның, галимнәрнең фикерләрен цитата итеп бирү сорала, ләкин мәкаләләр гел цитаталардан гына да торырга тиеш түгел, безгә авторларның үз шәхси фикерләре, тәҗрибәләре булу кирәк. Мәкаләне язганда кулланылган хезмәтләр тексттан соң әдәбият исемлегенә кертелергә тиеш. “Мәгариф”кә кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган, традицион булмаган (ләкин федераль дәүләт белем бирү стандартларыннан читләшмәгән) язмалар хуплана.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.