Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналының ноябрь (№11, 2014) санының электрон версиясен инде укырга мөмкин

«Мәгариф»нең 11 нче саны “Мәгарифтә заманча технологияләр” темасына багышлана. Журналның 11 нче саны, 12 ноябрьдә типографиядән чыгып, почта бүлекчәләренә җибәреләчәк. Ә аның PDF-версиясе сайтыбызның...

«Мәгариф»нең 11 нче саны “Мәгарифтә заманча технологияләр” темасына багышлана.


Журналның 11 нче саны, 12 ноябрьдә типографиядән чыгып, почта бүлекчәләренә җибәреләчәк. Ә аның PDF-версиясе сайтыбызның «Электронная подписка» бүлегендә урнаштырылды инде. Ноябрь санының электрон вариантына аерым язылу — 60,00 сум,  « «Мәгариф» №№ 7- 12 , 2014«, ягъни агымдагы яртыеллыкка язылу — 299,00 сум.


Октябрьнең электрон версиясен сайттагы «шәхси кабинет»ларында укучыларны күңелле сюрприз көтә: PDF-файл анда тулысынча төсле итеп эшләнгән.


Электрон версиягә язылырга


ноябрь тышлыкЖурналыбызның 11 нче санын Татарстанның 2030 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясенең фәнни җитәкчесе, Россия мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын эшләгән төркем җитәкчесе Александр Михайлович Кондаков белән әңгәмә ачып җибәрә. “Сегодняшнее образование готовит молодежь к жизни в обществе, которого уже нет” дип аталган әңгәмә — бары тик «Мәгариф» журналында гына. Әңгәмәнең беренче өлешен журналыбызның 10 нчы саныннан укый аласыз.


"Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр", "Укыту-тәрбия эшендә татарча мультфильмнар һәм диафильмнар" (Әдәби мирасыбызны өйрәнүдә яңа алымнар), "О выпускных сочинениях школьников в 2014–2015 учебном году" кебек аналитик, методик материаллар  кызыклы булыр.


«Мәгариф»нең 11 нче саны "Башлангыч сыйныфлар өчен контроль эшләр", "Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән язма эшләр", "Тексты контрольных работ по русскому языку для V – IX классов" кебек файдалы материаллар тәкъдим итә.


«Мәгариф»нең 11 нче санында 30 ноябрь — Әниләр көненә багышланган кичәләрнең сценарийларын да укый алачаксыз.


Номерның эчтәлеге белән танышырга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ