«Мәгариф»нең электрон версиясенә язылучылар октябрь санын инде укый ала. Хәзер инде төсле форматта!

«Мәгариф»нең 10 нчы саны дәреслекләр проблемасына багышланган.

Журналның 10 нчы саны 8 октябрьдә, типографиядән чыгып, почта бүлекчәләренә җибәреләчәк. Ә аның PDF-версиясе сайтыбызның «Электронная подписка» бүлегендә урнаштырылды инде. Октябрь санының электрон вариантына аерым язылу — 60,00 сум,  » «Мәгариф» №№ 7- 12 , 2014«, ягъни агымдагы яртыеллыкка язылу — 299,00 сум.

Октябрьнең электрон версиясен сайттагы «шәхси кабинет»ларында укучыларны күңелле сюрприз көтә: PDF-файл анда тулысынча төсле итеп эшләнгән.

Электрон версиягә язылырга

cover_october

Журналыбызның №10 санын Татарстанның 2030 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясенең фәнни җитәкчесе, Россия мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын эшләгән төркем җитәкчесе Александр Михайлович Кондаков белән әңгәмә ачып җибәрә. “Сегодняшнее образование готовит молодежь к жизни в обществе, которого уже нет” дип аталган әңгәмә — бары тик «Мәгариф» журналында гына.

«Замана баласына – заманча дәреслек» (“Татар әдәбиятыннан яңа уку әсбаплары” темасына “түгәрәк өстәл”дән репортаж), «Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр», «Размышления о новом учебнике отечественной истории», «Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре» кебек аналитик, методик материаллар  кызыклы булыр.

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көненә сыйныф сәгате һәм класстан тыш чара әзерләячәк укытучыларга да «Мәгариф»нең 10 нчы саны файдалы материаллар тәкъдим итә.

Номерның эчтәлеге белән танышырга.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *