Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф"нең миссиясе нинди?

Шушы юллардан журналның беренче битенә күз салсагыз, аның “иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы” икәнлеген укып белерсез. Методик юнәлешкә зур игътибар бирсәк тә, безнең басма мето...

Шушы юллардан журналның беренче битенә күз салсагыз, аның “иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы” икәнлеген укып белерсез. Методик юнәлешкә зур игътибар бирсәк тә, безнең басма методик әсбап булу белән генә чикләнә алмый.


“Мәгариф” – җәмгыятебезнең йөзек кашы дип саналырдай мәктәп укытучылары катламының төп матбугат чарасы. Саф методик басмалар республикада да, ил күләмендә дә аз түгел. Әмма Татарстан һәм татар укытучыларының мәнфәгатьләрен чагылдыра торган, аларның бүгенге тормышта урынын билгели торган “Мәгариф” – бердәнбере.


Журналның “аталары” аның миссиясендә “иҗтимагый” сүзен беренче урынга куйган икән, димәк без, иң әүвәл, гади укытучының хокукларын якларга, аңа хезмәт итәргә бурычлы. Моны беркем дә инкарь итә алмый. Без –  гади Укытучы рупоры, татар мәгарифенең биек мөнбәре. Шушы кыйблага тугры калсак, эшебез мәгънәле, кирәкле һәм бәрәкәтле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ