Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең яңа саны: Мәскәүдәге татар мәктәбе, Лондон үрнәге, Габдулла Тукай иҗаты һәм БДИ

Россия башкаласында урнашкан татар мәктәбе Татарстандагы белем учакларына кайсы яклары белән үрнәк? Республика мәктәп директорлары Лондондагы хезмәттәшләрен нәрсәгә өйрәткән? Укытучылар иҗади проектны...

Россия башкаласында урнашкан татар мәктәбе Татарстандагы белем учакларына кайсы яклары белән үрнәк? Республика мәктәп директорлары Лондондагы хезмәттәшләрен нәрсәгә өйрәткән? Укытучылар иҗади проектны якларга өйрәтә. Серләре нидә? Казан милли-тикшеренү техник университеты профессоры физика буенча БДИның үзенчәлекләрен нидә күрә? Әлеге сорауларга җавапларны «Мәгариф» журналының апрель санында укыгыз. обл1


Яңа санның төп язмасы Муса Җәлил исемен йөрткән Мәскәү мәктәбе турында. Әлеге мәктәп — башкаладагы бердәнбер татар белем учагы.  Мәктәп директоры Роза Шакирова «Мәгариф»кә  биредәге милли мохит, 36 милләт вәкилләреннән торган укучылары, уку-укыту процессы  турында сөйләде. 


Журнал битләрендә Лондонда узган Bett Show – 2018 мәгариф күргәзмәсендә булып кайткан Казанның 146 нчы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова  Бөекбритания мәгариф системасында киң кулланышка кергән педагогик алымнар турында бәян итте. 


Апрель санының «Заманча дәрес» рубрикасы Габдулла Тукайның 132-еллыгына багышланды. Биредә бөек шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне күздә тоткан дәрес эшкәртмәсе урын алды. Бу «Халык мәхәббәте – синең исемең, Халык гомере – синең гомерең» иҗади проект яклау дәресе. 


Гадәттә, һәр санда мәктәп предметларының берсе буенча БДИ турында мәкалә бастырыла. Апрель санында бу — физика. Укучылар, әти-әниләр һәм укытучыларга физика буенча Бердәм дәүләт имтиханы турындаА.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркаев сөйли. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ