Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф"тә милли мәктәпләрнең киләчәге турында сөйләштеләр (ФОТО)

Бүген педагоглар өчен нәшер ителә торган “Мәгариф” журналы редакциясендә “Милли мәктәпләрнең киләчәге” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. Фикер алышуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының м...

Бүген педагоглар өчен нәшер ителә торган “Мәгариф” журналы редакциясендә “Милли мәктәпләрнең киләчәге” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. Фикер алышуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин, Казан федераль университеты галимнәре Гөлшат Галиуллина, Флера Сәйфуллина, Казандагы 27 нче мәктәп директоры Люция Хөснетдинова, Казандагы 1 нче гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Гөлфия Хисаметдинова, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова катнашты.


Сүз, нигездә, татар мәктәпләрен саклап калуның дәүләт сәясәтенә әйләнергә, материаль һәм кадрлар белән тәэмин ителешнең югары дәрәҗәдә булырга тиешлеге турында барды. Казандагы 1 нче гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева, мәсәлән, дәүләт дәрәҗәсендә махсус программаны гамәлгә кую зарурлыгын да билгеләп үтте. Бер ел дәвамында Милли мәгариф үзәге буларак эшләп килгән 2 нче гимназия директоры урынбасары Гөлфия Хисаметдинова укучылар җыю, ата-аналар белән эшләү үзенчәлекләренә тукталды. Бу мәсьәләдә бүгенге көндә актуаль. Чөнки яңа нормативлар буенча татар мәктәпләрендә бер сыйныфта 22-25 укучы утыру таләп ителә. Моңарчы 16 кеше дә рөхсәт ителә иде.


Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, татар мәктәп-гимназияләренә башка уку йортларына куелган таләпләр куела. Билгеле: сыйфат мәсьәләсе беренче урында тора. Чөнки татар гимназиясенең дәрәҗәсе турыдан-туры сыйфат мәсьәләсенә килеп бәйләнә. Җәмгыять үз-үзенә ышанган, ике дәүләт телен генә түгел, халыкара аралашу теле булган инглиз телен дә белгән укучылар әзерләп чыгаруны таләп итә. Әгәр татар мәктәпләре бу таләпләргә җавап бирә икән, анда ата-аналар балаларын бик теләп бирәчәк. Соңгы факторның мөһимлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова да билгеләп үтте.


Фикер алышуда шулай ук предметларны татар һәм рус телләрендә укыту, башлангыч сыйныфта туган телдә белем бирү зарурлыгы, милли үзаңны тәрбияләү, татар телен башка милләт вәкилләренә нәтиҗәле итеп өйрәтү өчен берничә баскычлы дәреслекләр төзү, ике дәүләт телен дә камил белгән, предметларны укыта алырлык кадрлар әзерләү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.


то 1


то5


то 3


Фотолар белән тулырак  биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ