Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесе финалында Казаннан ике вәкил катнаша

8-11нче ноябрьдә Мәскәүдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең финалы узачак. Анда Татарстан данын Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 146нчы урта мәктәп директоры Диләрә Кәримова...

8-11нче ноябрьдә Мәскәүдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең финалы узачак. Анда Татарстан данын Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 146нчы урта мәктәп директоры Диләрә Кәримова һәм инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 165нче урта мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов яклаячак.


Финал чараларын ачу тантанасы Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасында уза, ярышлар уздырулычы мәйданчыкларның берсе - Мәскәүнең 1535нче номерлы лицее булачак.


Катнашучыларга мәгариф өлкәсе белгечләре, мәктәп директорлары, узган еллардагы катнашучылардан торган жюри бәя бирә.


Бәйгенең абсолют җиңүчесе исемен 11нче ноябрьдә Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә бүләкләү тантанасында атаячаклар.
Тантанада Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Анастасия Зырянова һ.б. булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ