Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп директоры һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы - егермегә якын газета һәм журналга язылучылар арасында

Татарстанның зур медиакомпаниясе – “Татмедиа” оешмасы вакытлы матбугатка иң актив язылучылар арасында үткәргән бәйгедә җиңүче кеше агымдагы елның беренче яртыеллыгында егермегә якын газета һәм журналг...

Татарстанның зур медиакомпаниясе – “Татмедиа” оешмасы вакытлы матбугатка иң актив язылучылар арасында үткәргән бәйгедә җиңүче кеше агымдагы елның беренче яртыеллыгында егермегә якын газета һәм журналга язылган.


Алар арасында Актаныш районы Иске Байсар авылы урта мәктәбе директоры Ринат Ямиев тә бар. 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча ул “Татмедиа” оештырган бәйгедә төп бүләкне – кыйммәтле iPad планшеты отты. Сөенече белән уртаклашып, Ринат Ямиев “Татмедиа” бүләген инде эштә куллана башлавын әйтә.


– Мәктәптә хәзер компьютерсыз һәм интернетсыз булмый, укытучылар электрон журналдан файдалана, документ эшләре – шулай ук бар да электрон рәвештә. Дәресләргә авыр ноутбук урынына җиңел iPad күтәреп керү уңайлырак, әлбәттә. Мондый отышлар гомергә бер генә була торган вакыйга, – ди Ринат Ямиев.




Мәктәп директоры агымдагы яртыеллыкта егермеләп газета-журналны өенә яздырткан. “Татмедиа” басмаларына караган квитанцияләре 5449,58 сумга җыелган. “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Безнең мирас”, “Сөембикә”, балалар өчен “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау” – боларны ул даими алдырта. Бәйге турында ишеткәч, “Казан утлары”, “Татарстан”, “Идел”, “Сәхнә”, “Чаян” журналларына да язылырга карар иткән.


– Район газетасы “Актаныш таңнары”на, мәктәп эше өчен кирәкле “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” басмаларына, гел яратып укый торган газета-журналларыма киләсе яртыеллыкта да язылмый калмаячакмын. Гаиләмдә улларымны да вакытлы матбугат белән танышып барырга, укырга өйрәтәм. Бәлки, егермегә үк җыелмаса да, киләчәктә йортыбыз, гадәттәгечә, төрле газеталар һәм журналлардан аерылмаячак. Яңа бәйге игълан ителсә, быел язылган квитанцияләрне җибәрми торырга вәгъдә итәм, башкалар да җиңсен, – дип тели Ринат Ямиев.


“Татмедиа” бәйгесендә катнашып, иң зур суммада газета һәм журналларга язылган тагын өч кеше фотоаппаратларга лаек булуын да искә алырга кирәк. Алар – Азнакайдан Миләүшә Шәйхулова (4127,84 сумлык язылган) белән Илдус Сабиров (3114 сум) һәм Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салихов (2890,74 сум). Соңгысы Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татар вакытлы матбугатына кызыксынуы зур икәнен күрсәтә. Республика районнарыннан кала, бәйгегә Чиләбедән, Удмуртия, Чувашиядән дә күп хатлар кабул ителгән. Узган ел белән чагыштырганда, бәйгедә катнашучылар ике тапкырга арткан. Колачлы бәйгенең нәтиҗәләре буенча, беренчеләрдән булып язылу квитанцияләрен юллаган 50 абунәчегә дә истәлекле бүләкләр тапшырылган.


Язылу кампаниясе чорында почта хезмәтләренең тынгысыз эшчәнлеге һәм язылучылар саны буенча бүген Азнакай ягы – иң күп укучылар районы дип аталырга дәгъва итә. Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәйхулова “Татмедиа” бәйгесендә инде икенче тапкыр бүләкләнә.



– Район газетасы “Маяк”тан башлап, бик күп газета һәм журналларны алдырам. Чаллыда чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасы, “Мәйдан” журналыннан аерылган юк. Бөтенесен санап чыгарга кулларда бармаклар җитмәс иде... Мин үземне белгәннән бирле укырга яраттым, мәктәп эшен, гомумән, вакытлы матбугатсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. “Мәгариф”не инде утыз ел укыйм, мәктәп балалары “Ялкын”, “Сабантуй”ны көтеп ала. Үткән ел да абунәчеләр арасында уздырылган бәйгедә бүләк алган идем. Быел да бәхетне сынап карарга булдым, ләкин барлык квитанцияләрне дә туплап җибәрергә өлгерми калдым, югыйсә, минем язылу суммасы чынлыкта зуррак. Киләсе яртыеллыкта да шулай ук һәрвакыттагыча газета-журналларны яздыртачакмын, монда бәйге генә хәлиткеч роль уйнамый, – дип сөйли Миләүшә Шәйхулова.


"Интертат.ру" электрон газетасы материаллары буенча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ