Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәпкә баруы үзе бер рәхәт булырга тиеш»

Кәеф кенә начармы, әллә депрессияме? Моны ничек аерырга? “Начальнигың белән мөнәсәбәтләрегез яхшыргач яки яңгырлы, томанлы көннәрдән соң кояш чыккач, кәефегез күтәрелеп китсә, бу депрессия түгел”, ди...

Кәеф кенә начармы, әллә депрессияме? Моны ничек аерырга? “Начальнигың белән мөнәсәбәтләрегез яхшыргач яки яңгырлы, томанлы көннәрдән соң кояш чыккач, кәефегез күтәрелеп китсә, бу депрессия түгел”, ди белгечләр. Әмма кайчак кеше күңел төшенкелегеннән чыга алмый. Бик теләсә дә. Хәтта белгечләр ярдәменнән башка дип тә әйтергә кирәк. Тик күп вакыт психик авырулы кешеләр бик соң мөрәҗәгать итә икән табибларга. “Соң мөрәҗәгать итү, гомумән, бер афәткә әйләнде”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-психиатры Т.В.Гурьянова, Бөтендөнья психик сәламәтлек көне уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә.


Соңгы өч елда республикабызда психик тайпылыш белән интегүчеләр арткан. Саннар белән әйтсәк,  һәр 100 мең кешенең – 223е. Ел саен 1200-1300 кешегә инвалидлык алу өчен тиешле учреждениеләргә юллама бирелә.


Балалардагы психик тайпылышларга күбрәк гаиләдәге низаглар сәбәп булып тора икән. Икенче урында - җавапсыз яки кире кагылган мәхәббәт. Өченче урында – яшьтәшләре белән ике арада килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар.


Уку белән бәйле проблемалар дүртенче урынга калган. Кыскасы, балалар психикасын боза торган төп сәбәп  - гаилә институтындагы кризис. Бу хакта  «Сердәш 129» медицина хезмәте җитәкчесе, табиб-психотерапевт Юрий Калмыков сөйләде. Гаилә низаглары вакытында психологик ярдәмгә күбрәк ата-аналар үзләре мохтаҗ икәнен дә ассызыклап үтте. “БДИ белән бәйле психик тайпылышлар ул кадәр зур түгел. Бу хакта күпертебрәк сөйләнелә, - диде ул. - Әйе, уку йортларында “нагрузка” зур һәм арта бара. Ләкин, чынлыкта, уку-белем алу балага шатлык бирергә, мәктәпкә баруы үзе бер рәхәт булырга тиеш”.


Юрий Алексеевич шулай ук ислам дине таралган төбәкләрдә психик тайпылышлар күпкә ким булуын да искәртеп үтте.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ