Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә ничә яшьтә бирергә?

Әле уку елының иң кызган мәле. Ә әти-әниләр беренче сыйныфка баручы баласына мәктәп сайлау, әзерлек эшләре белән мәшгуль инде. Моңа бер дә иртә түгел.Теркәлү мәҗбүриСентябрьгә ерак әле, дияргә ашыкмаг...

Әле уку елының иң кызган мәле. Ә әти-әниләр беренче сыйныфка баручы баласына мәктәп сайлау, әзерлек эшләре белән мәшгуль инде. Моңа бер дә иртә түгел.


Теркәлү мәҗбүри


Сентябрьгә ерак әле, дияргә ашыкмагыз. Быел мәктәпләргә кабул итү өчен гаризаларны 1 февральдән үк кабул итәләр. Дөрес, бу әлеге мәктәпкә теркәлгән микрорайонда яшәүчеләргә кагыла. Баланы мәктәпкә урнаштырганда Казандагы әти-
әниләр өчен менә шул яшәү урынына теркәлү-теркәлмәү мәсьәләсе авырлык тудыра да инде.


Моңарчы Казанның Вахитов районында яшәгән Рәхимовлар Совет районында яңа фатир сатып ала, тик теркәлү урыннарын үзгәртергә өлгермиләр. 1 сентябрьдә балалары 1 нче сыйныфка укырга барачак. Яңа яшәү урынына якын-тирәдә урнашкан мәктәпләрне белешә башлыйлар. Канун буенча, аларны Константиновка бистәсендәге 47 нче мәктәптә кабул итәргә тиешләр. Тик монда иң беренче таләп – яшәү урынына теркәлү. Директорны да аңларга була. Мәктәп зур түгел, ул бистә балаларын да сыйдырып бетерә алмый. Дөрес, янәшәдә үк мәктәпнең тагын бер бинасы бар. Җитәкче бүлмәсеннән күренеп торучы хәрабә хәлендәге әлеге бина инде ничә еллар төзекләндерүне көтеп тора. План буенча, беренче сыйныфка 50 бала кабул итү каралган. Әмма янәшәдәге балалар бакчасыннан монда укырга теләүчеләр генә дә 54, ә әлеге бакчага йөрмичә дә бу мәктәпкә килергә тиешле балалар ничаклы!


Янәшәдә урнашкан 175, 178 нче мәктәпләрдә дә әлеге гаилә уңай җавап ишетми. Канунга нигезләнеп эшләүләрен һәм, иң беренче чиратта, үз микрорайоннарына караган балаларны кабул итүләрен аңлаталар. Мондый очракта баланы кая укырга бирергә?


«Һәр урам мәктәпләргә беркетелгән»


«Баланы мәктәпкә кабул итмәүнең сәбәбе бер генә: буш урыннар булмау. Мондый очракта, башка мәктәпкә урнаштыру өчен, мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, –  ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомумбелем һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Гөлнара Исламова. – Балага янәшәдә урнашкан мәктәптә белем алу мөмкинлеген булдыру өчен, һәр урам мәктәпләргә беркетелеп чыккан. Әлбәттә, мәктәпләр иң беренче чиратта әлеге балаларны кабул итәргә тиеш. Микрорайонга теркәлгән балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Әгәр буш урыннар калса, мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балаларны да кабул итәләр. Аларга гаризаларны 1 июльдән башлап, 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшыру кирәк. Тик буш урыннар бетсә, гаризалар кабул ителү иртәрәк тә туктатыла».


Узган елдан башлап, баланы беренче сыйныфка бирү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша тапшырырга мөмкин. Шулай ук һәр мәктәпнең edu.tatar.ru сайтында да гариза калдырып, аның каралу-каралмавын күзәтеп барырга була.


«Укый белү кирәкме?»


Киләсе уку елында укырга керергә әзерләнүче балалар өчен октябрь аенда ук мәктәп базасында түләүле әзерлек курслары оештырыла. Әти-әниләрнең төп ялгышы – бу дәресләргә йөрү нәкъ шул мәктәпкә эләгү гарантиясе булып тора дип уйлау. Беренче сыйныфка укырга керү өчен түләүле дәресләрдә шөгыльләнү мәҗбүри түгел. Моның төп файдалы ягы – баланың әлеге мәктәпкә, укытучыларга ияләшә торуы. Әзерлек дәресләре бәяләре төрлечә. Әйтик, бер мәктәптә аена 450 сум булса, башкасында – 1000, 2500! «Нигә мондый аерма? Бу бәяләрне кем куя?» – дип канәгатьсезлек белдерә әти-әниләр. Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, мәктәптә оештырылган түләүле хезмәтләр өчен бәяне мәктәп җитәкчелеге үзе куя. Сумнарның аерылуы да нигезле. Дәресләр саны һәм сыйфаты, балалар белән шөгыльләнүче укытучыларның тәҗрибәсе, категориясе, мәктәпнең дәрәҗәсе, якын-тирәдә урнашкан халыкның яшәү хәле, өстәмә чыгымнар һ.б. исәпкә алына.


Медицина тикшеренүе уздыру өчен, балалар бакчасына табиблар үзләре килә. Аларның әти-әниләргә бер генә үтенече: табиблар киләсе көнне балагызны бакчага илтми калмагыз. Югыйсә, күпме вакыт үткәреп, дәваханә юлын бала белән үзегезгә таптарга туры киләчәк.


http://gaila.ru/. «Гаилә һәм мәктәп» журналы, №3 (20), 2015.


Тулысынча «Электронная подписка» бүлегендә.


Ләйсән Низамова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ