Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә тикшерү килсә...

      Мәктәпкә тикшерү килә, дигән хәбәр директорны да, укытучыларны да, Гогольнең "Ревизор"ындагы кебек, өнсез калдырырга мөмкин. Тикшерү дигәннәре, чыннан да, шул дәрәҗәдә куркынычмы? “Мәгариф” журн...

      Мәктәпкә тикшерү килә, дигән хәбәр директорны да, укытучыларны да, Гогольнең "Ревизор"ындагы кебек, өнсез калдырырга мөмкин. Тикшерү дигәннәре, чыннан да, шул дәрәҗәдә куркынычмы? “Мәгариф” журналы укучыларының күпсанлы сорауларын искә алып, бу хакта махсус материал әзерләдек.


   ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты тикшерү уздырганда нинди документларга игътибар итә?


    Департамент план нигезендә һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Төп максат - Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законы үтәлешен, белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен  бирелгән лицензиядә каралган шартларның үтәлешен тикшерү, гомуми белем бирү оешмаларында белем сыйфатына контроль ясау. Төп бурыч - белем сыйфатын федераль дәүләт контролендә тоту, мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге ясау һәм лицензияләр белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту тора.


     Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдәге дәүләт контроле (күзәтчелеге) “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” федераль законга (ФЗ) (№294, 26.12.2008) һәм тармакка караган, мәгариф өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыруга һәм тормышка ашыруга кагылышлы “Россия Федерациясендә мәгариф турында” ФЗга (№273, 29.12.2012) һәм лицензияләр белән бәйле контрольне оештыруга һәм тормышка ашыруга кагылышлы “Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында” ФЗга (№99, 04.05.2011) таянып алып барыла.


     Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) норматив хокукый базасы да гомуми һәм махсус (тармак) өлешләрдән тора. Гомуми өлешкә РФ Хөкүмәтенең 6 төп карары керә:


-          “Кайбер эшмәкәрлек эшчәнлеге төрләрен тормышка ашыра башлау турында хәбәр итү тәртибе хакында” карар (№99, 16.07.2009);


-          “Контроль буенча чараларны уздыруга дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру өчен вәкаләтле органнар, муниципаль контроль органнары тарафыннан җәлеп ителгән экспертларны аттестацияләү турында” карар (№636, 10.07.2014);


-         “Тиешле эшчәнлек өлкәләрендә дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне тормышка ашыру һәм шундый контрольнең (күзәтчелекнең) нәтиҗәлелеге турында докладлар әзерләү Кагыйдәләрен раслау турында” карар (№215, 05.04.2010);


-          “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне планлы рәвештә тикшерү буенча еллык планнарны әзерләү Кагыйдәләрен раслау турында” карар (№489, 30.06.2010);


-          “Контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеген мониторинглау” федераль дәүләт мәгълүмати системасын формалаштыру һәм алып бару Кагыйдәләрен раслау турында” карар (№1443, 27.12.2012);


-          “Экспертлар һәм эксперт оешмалары хезмәтләренә түләү, шулай ук аларның контроль буенча чараларда катнашуга бәйле рәвештә тоткан чыгымнарын каплау тәртибе турында” карар (№1311, 15.12.2012).


Моннан тыш, боерыклар да бар:


-         РФ Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы (РФ Икътисади үсеш министрлыгының 2009 елның 30 апрелендә чыккан “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә керткәндә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” Федераль закон нигезнамәләрен тормышка ашыру турында” боерыгы. Ул контроль (күзәтчелек) кысаларында кулланыла торган бер типтагы документларны раслый) (№141, 30.04.2009);


-         РФ Генераль прокуратурасының ике боерыгы:


-          “Прокуратура органнары тарафыннан юридик затлар  һәм шәхси эшмәкәрләрне планлы тикшерүнең якынча еллык планын формалаштыру тәртибе турында” боерык (№ 313, 11.08.2010);


-         “2008 елның 26 декабрендә кабул ителгән “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә керткәндә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” 294 нче Федераль законны тормышка ашыру турында” боерык (№93, 27.03.2009).


     Махсус (тармак) өлеше Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан кабул ителә торган норматив-хокукый актлар белән билгеләнә. Хәзерге вакытта Департамент шулай ук мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм лицензияләр белән бәйле контроль өлешендә бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча административ регламентлар төзү эшен алып бара.


     Югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, Департамент киләсе календарь елга план нигезендә тикшерелергә тиешле оешмалар исемлеген тәкъдим итә һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерә.


     Планнан тыш тикшерүләр уздыру сәбәпләренең исемлеге күпкә зуррак һәм шулай ук югарыда саналган федераль законнар белән билгеләнә.


     Тикшерү вакытында игътибар бирелә торган документлар исемлеге шактый зур һәм аларны белем бирү оешмасының  (ББО) төрен исәпкә алып санап чыгар өчен күп вакыт кирәк. Моннан тыш, бу исемлек тикшерү уздыру турындагы боерыкта күрсәтелә, шулай ук тикшерү бурычлары һәм тормышка ашырыла торган укыту программалары белән билгеләнә.


     Мәсәлән, 2015 елда бары тик белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен бирелгән лицензия нигезендә башлангыч гомуми белем бирү программасын тормышка ашыра торган белем бирү оешмасының (ББО) белем бирү сыйфатына федераль дәүләт контроле ясау мәсьәләсе буенча гына тикшерү оештырыла.


      Документлар тәртиптә булмаган очракта нинди чаралар күрелә?


      Тикшерү нәтиҗәләре буенча ББО җитәкчеләренә акт һәм кимчелекләрне бетерү буенча үтәлү вакыты 6 айга кадәр булган күрсәтмә (предписание) бирелә.Күрсәтмә үтәлү вакыты җиткәч, ББО җитәкчеләре Департаментка хисап тапшыра, әлеге хисап буенча анализ ясала.


      Тикшерү барышында оешма вәкаләтенә караган функцияләрнең тиешенчә, йә булмаса, гомумән үтәлмәве ачыкланган очракта, хәлләр катлауланырга мөмкин. Әлеге функцияләргә укыту программаларын, уку-укыту планына туры китереп, тулы күләмдә гамәлгә кую; мәктәп тәмамлаучыларның белем сыйфатын, ББОда эшләүче һәм укучыларның тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү керә. Белем алуга булган хокукны һәм укучыларның, балигъ булмаган укучыларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) мәгариф турындагы законнарда каралган хокукларын һәм ирекләрен бозган яки законлы булмаган юл белән чикләгән, белем бирү эшчәнлеген оештыруга һәм алып баруга булган таләпләрне бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә ББО һәм аның вазифаи затлары административ җаваплылыкка тартыла. Хәзерге вакытта әлеге исемлек РФнең Административ хокук бозулар турында кодексының 5.57, 19.20, 19.30 маддәләре белән билгеләнә. Игътибарны бигрәк тә шуңа юнәлтергә кирәк: Департамент хезмәткәрләре бары тик административ эш кузгата, ә административ җаваплылыкка тарту турындагы карарны җәмәгать судьясы кабул итә.


       Моннан тыш, “Россия Федерациясендә мәгариф турында” ФЗ белән җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәне үтәмәгән оешмаларга таләпләр шактый катгыйланды. Бу очракта административ эш кенә кузгатылып калмый, ә суд, билгеләнгән вакыт дәвамында күрсәтмәне үтәмәгән өчен, оешманы, оешманың вазифаи затларын административ җаваплылыкка тарта калса, Департамент түбәндәге гамәлләрне башкарырга хокуклы:


         - ББОга кабул итүне тыю;


         - кабат бирелгән күрсәтмә үтәлү вакытына, оешма лицензиясенең гамәлдә булуын тулысынча яки өлешчә (аерым белем бирү төрләре, белем бирү баскычлары, һөнәрләр, белгечлекләр, әзерлек юнәлешләре һәм (яки) өстәмә белем бирү төрләре нисбәтендә) туктатып тору;


         - кабат бирелгән күрсәтмә үтәлү вакытына дәүләт аккредитациясен тулысынча  яки аерым белем бирү баскычлары, берләштерелгән профессияләр төркемнәре, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре нисбәтендә туктатып тору.


     Күрсәтмә кабаттан да үтәлми икән, Департамент, оешманың лицензиясен гамәлдән чыгаруны яки дәүләт аккредитациясенең гамәлдә булуын туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать итә.


       Тикшерүләргә педагогик хезмәткәрләр ничек әзерләнергә тиеш?


        РФ, ТР законнары һәм ББО актлары нигезендә, предмет укытучылары  федераль дәүләт белем бирү стандартларына  һәм таләпләренә туры китереп төзелгән  һәм  ББО администрациясе тарафыннан  расланган эш программаларын әзерләргә тиеш. Шулай ук кабинетлар (паспорты булырга тиеш), лабораторияләр торышы тикшерелә. Тикшерү барышында, экспертлар тарафыннан предмет укытучыларының  дәресләре карала, анализ ясала, экспертиза үткәрелә һәм нәтиҗәләре буенча акт төзелә.


        Тикшерү барышында нинди хилафлыклар еш очрый?


        Теге яки бу ББОның белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен лицензияләре булмавы еш ачыклана.


      Укырга кабул иткәндә, укучыларның һәм ата-аналарның хокуклары бозылу очраклары күзәтелә: алар ББО уставы, локаль актлар, норматив документлар, төп белем бирү программалары белән таныштырылмаган; аларга ББОның идарә эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеге турында әйтелмәгән.


     Гражданнарның мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белемне түләүсез алу өлкәсендәге хокуклары бозылу очраклары бар: укырга кабул иткәндә, балаларның яшәү урыны хакында белешмәләр законсыз таләп ителгән;  ата-аналар белән ике арада төзелә торган килешүләрдә укучы балаларны ББОнан чыгару өчен каралган шартлар законсыз булган; укучыларга, белем алу формасын сайлау мөмкинлегеннән файдалану өчен, тиешле шартлар тудырылмаган.


     Түләүле белем бирү белән бәйле хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең үтәлешенә махсус тукталырга кирәк. Аерым алганда, тикшерү вакытында әлеге хезмәтләрне күрсәтү турында тулы мәгълүматның булмавы, түләүле белем бирү буенча хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм исемлегенең уставта күрсәтелмәве, түләүле белем бирү буенча хезмәт күрсәтү килешүләрендә кулланучыларның хокукларын боза торган  шартлар булуы ачыклана.


     Шулай ук дәүләт күзәтчелеген тормышка ашыра һәм тикшерүләрне үткәрә торган органнар тарафыннан искәртелгән кимчелекләрне бетерү буенча законлы күрсәтмәләрне вакытында үтәмәү һ.б. барлыгын да искәртәсе килә.


      ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча урыннардагы белем бирү торышын да өйрәнә. Укытучылар,  мәктәп директорлары аңа ничек әзерләнергә тиеш?


     ББОда иң элек норматив-хокукый актлар нигезендә алып барылган эшчәнлекне (белем бирү торышын) комплекслы өйрәнү программасы төзелә. Программага түбәндәге төп бүлекләр керә:


   - идарә итү системасының эшчәнлеге белән танышу;


   - белем бирү оешмаларында эшләп килүче программалар, перспектив планнар;


   - кадрлар белән тәэмин ителеш;


   - эчке контроль мәсьәләләре (боерык, белешмә, мониторинг материаллары);


   - укыту-тәрбия процессындагы методика яисә алымнар буенча эшчәнлеккә анализ;


   - укыту планнары, программалары, дәресләр челтәре һәм аларның үтәлеше;


   - дәреслекләр белән тәэмин ителеш;


   - өстәмә белем бирү, тәрбия эшчәнлеге;


   - сыйныф кабинетлары, лабораторияләр торышы;


   - администрация вәкилләре, укытучылар һәм укучылар белән әңгәмәләр үткәрү;


   - фәннәрне укытуның торышы (имтихан нәтиҗәләре);


   - дәресләргә керү һәм анализ ясау;


   - барлык өлкәдәге уңышлар, казанышлар, бәйгеләрдә, грантларда катнашу;


     Математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, физика, тарих, җәмгыять белеме предметлары буенча укучыларның белемнәре тикшерелә һәм эчке контроль кысаларында үткәрелгән  нәтиҗәләр белән чагыштырыла.


     Гомумән алганда, ТР мәгариф системасы яки аның бөтенлеген тәшкил итә торган өлешләре өйрәнелә, алар үсешендәге кире һәм уңай тенденцияләр ачыклана. Шуның нигезендә кире тенденцияне туктату һәм мәгариф белән идарә итү өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне тарату буенча тәкъдимнәр әзерләнә.


    Шәһәр, район мәгариф идарәләре җитәкчеләренә программа алдан җибәрелә. Программада күрсәтелгән сораулар буенча эшчәнлек  республикабыз ББОда көндәлек эш рәвешендә алып барыла.


      Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча нинди карарлар кабул ителә?


     Күрсәтмәләрнең күчермәсе шәһәр, район башкарма комитеты җитәкчеләренә җибәрелә, ул аларның үтәлүен контрольдә тоту сорала. Мәгариф өлкәсендәге закон бозуларны китереп чыгара торган сәбәпләргә анализ ясала, аларны булдырмый калу буенча тәкъдимнәр әзерләнә. РФ дәүләт хакимияте органнарына яки РФ хокук саклау органнарына законнарның бозылу очраклары булу турында мәгълүмат җибәрү хакында карар кабул итү өчен, ТР мәгариф һәм фән министры исеменә тәкъдимнәр әзерләнә.


    Материалны әзерләүдә ярдәм иткән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаментына рәхмәт белдерәбез.


 Римма ГАТИНА әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ