Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкәчә белем бирү стандарты: таләпләр һәм мөмкинлекләр

Гөлназ Сафиуллина, Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 415 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе2013 елның 1 сентябрендә “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль закон каб...

Гөлназ Сафиуллина,
Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 415 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

2013 елның 1 сентябрендә “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль закон кабул ителгәч, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына гомуми белем бирү системасының беренче баскычы статусы бирелде, һәм мәктәпкәчә белем бирү үсешендә яңа этап башланды. Нәтиҗәдә, 2011 елда кабул ителгән “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы типовое положение” үзенең көчен югалтты. Яңа Закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү баскычында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге федераль дәүләт стандарты таләпләре буенча оештырыла. Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.


Әлеге Стандартның төп үзенчәлекләре нидә соң?


Моңа кадәр мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен үрнәк программалар юк иде, һәм Типовое положениедә эш программаларына карата билгеле бер таләпләр аерып күрсәтелмәде. Яңа стандарт исә төп программаларның төзелешенә, программаларны гамәлгә кую шартларына (шул исәптән кадрлар мәсьәләсенә, финанслау, матди-техник база булдыруга һ.б.), төп программаларны үзләштерү нәтиҗәләренә катгый таләпләр куя. Белүебезчә, яңа стандартта билгеләнгән таләпләр барлык дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен дә мәҗбүри. Типовое положениедән аермалы буларак, Стандартта физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тәрбия һәм белем бирә торган оешмаларның эшчәнлек үзенчәлекләре бәйнә-бәйнә чагылдырылган. Инвалид балаларга тәрбия һәм белем бирүгә таләпләр аеруча җентекле тасвирланган. Стандарт һәр балага, аның сәламәтлеге, яшәү урыны, нинди гаиләдә тәрбияләнүенә карамастан, тәрбия һәм белем алуга тигез хокук бирә. Тәрбиячеләр, иң беренче чиратта, балаларга шәхес буларак карарга тиешләр. Нәниләрнең шәхси психологик һәм физиологик үзенчәлекләре искә алына, аларга программада билгеләнгән күләмдә һәрьяклы тәрбия һәм белем бирү өчен кирәкле шартлар тудырыла.


Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына нигезләнеп, үзләренең белем бирү программасын төзи, раслый һәм тормышка ашыра. Бу очракта, һичшиксез, мәктәпкәчә белем бирү программасының инвариант (үзгәреш кертелми торган, гомуми күләмнең 60% ыннан ким булмаган) һәм вариатив (белем бирүдә катнашучылар төзегән – 40% тан артык булмаган) өлешләрдән торырга тиешлеген истә тоту зарур. Вариатив өлеш мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль төзелә. Монда, әлбәттә, этник-мәдәни ихтыяҗлар, милли төбәк үзенчәлекләре, мәгариф оешмасының мәнфәгатьләре, сәламәтлеге чикләнгән балаларның шәхси теләк-мөмкинлекләре, ата-аналарның сорау-тәкъдимнәре һ.б. искә алына.


Әлегә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен бердәм үрнәк белем бирү программасы расланмаган, рәсми реестрга кертелмәгән. Димәк, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, төп норматив документларны файдаланып, әлегә үз программаларын төзи һәм эш юнәлешләрен билгели ала.


Программа мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеге өлкәләрен, ягъни балаларның үсеш һәм белем алу юнәлешләрен үз эченә ала. Программа эчтәлеге балаларны шәхес буларак формалаштыруны, аларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш.


Стандартта билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: иҗтимагый-коммуникатив үсеш, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, физик үсеш.


Иҗтимагый-коммуникатив үсеш:


– баланың җәмгыятьтә кабул ителгән нормалар һәм кыйммәтләрне, шул исәптән рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүенә;


– яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерүгә;


– балада мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш-гамәлләре белән идарә итә белү күнекмәләре булдыруга;


– үзен гаиләнең, мәгариф оешмасындагы балалар һәм өлкәннәр бергәлегенең бер әгъзасы итеп тою хисе һәм үз гаиләсенә, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә;


– балада һәртөрле хезмәткә һәм иҗатка уңай караш булдыруга;


– өйдә, җәмәгать урыннарында, табигатьтә үз иминлеген кайгырта белү нигезләрен формалаштыруга һ.б. юнәлтелгән.


Танып белү үсеше:


– баланың кызыксыну өлкәсен киңәйтүне, танып белү омтылышын көчәйтүне;


– күзаллавын, иҗади активлыгын үстерүне;


– балада үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, ул объектларның сыйфатлары һәм үзара мөнәсәбәтләре (формасы, төсе, үлчәмнәре, саны, микъдары, бербөтен буларак һәм аерым өлешләре, вакыт һәм пространство һ.б.), баланың туган төбәге һәм Ватаны, милли традицияләр һәм бәйрәмнәр, кешеләрнең уртак яшәү урыны буларак Җир планетасы, илләр һәм халыклар күптөрлелеге һ.б. турында беренче күзаллау формалаштыруны үз эченә ала.


Сөйләм үсеше дигәндә, баланың:


– телне культуралылык күрсәткече һәм аралашу чарасы буларак үзләштерүе;


– актив сүзлек запасының даими баетылып торуы;


– грамматик яктан дөрес диалогик һәм монологик бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;


– авазларны дөрес ишетү, әйтү күнекмәләрен камилләштерү;


– төрле жанрдагы балалар әдәбияты әсәрләре үрнәкләре белән таныш булуы; ишетеп, аларның кайсы жанрга каравын әйтә белүе;


– грамотага өйрәнүнең алшарты буларак, аваз анализы-синтезының нигезләрен үзләштерүе күзаллана.


Сәнгати-эстетик үсеш балада:


– нәфис сәнгать (сүз, музыка, рәсем сәнгате) әсәрләрен, табигать дөньясын кыйммәти-мәгънәви яктан бәяли белү һәм аңлауның алшартларын үстерүне;


– әйләнә-тирә дөньяга эстетик караш булдыруны;


– нәфис сәнгать төрләре турында гади күзаллау формалаштыруны;


– музыканы, матур әдәбият әсәрләрен, фольклорны аңлап кабул итү күнекмәләре булдыруны;


– баланың мөстәкыйль иҗади эшчәнлеген гамәлгә ашыруны һ.б. күз алдында тота.


Физик үсеш балаларның:


– хәрәкәтләнү, шул исәптән координация һәм сыгылмалылык кебек физик сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән хәрәкәт эшчәнлегендә билгеле күнекмәләргә ия булуын;


– организмның терәк-хәрәкәт системасын дөрес формалаштыруда һәм тигезлекне саклауны ныгытуда булышлык итә торган; кул чукларының төгәл хәрәкәтләр ясау (эре һәм вак предметлар белән эш итү) күнекмәләрен ныгытуга, шулай ук төп хәрәкәтләрне (йөрү, йөгерү, сикерү, як-якка борылуны) организмга зыян килмәслек итеп дөрес башкаруга юнәлтелгән күнегүләр ясауда тәҗрибә туплавын;


– сәламәт яшәү рәвешенең гомуми кагыйдәләрен, нормаларын үзләштерүен;


– кайбер спорт төрләре турында башлангыч күзаллауга ия булуын һ.б. үз эченә ала.


 Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: төп гомуми белем бирү стандартларыннан аермалы буларак, мәктәпкәчә белем бирү стандартында балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан аттестация үткәрү, белем сыйфатын, баланың казанышларын махсус тикшерү-бәяләү каралмаган. Бала йөри торган төркемдә аның үсеш барышы күзәтелергә, психологик-педагогик диагностика (мониторинг) вакытында педагог-психолог җитәкчелегендә тәрбия һәм белем алуда шәхси нәтиҗәләре ачыкланырга мөмкин. Һәм мондый тикшерүләр бары тик баланың әти-әнисе яки аның өчен закон нигезендә җаваплы булган затлар рөхсәте белән генә башкарыла ала. Күзәтү-тикшерү нәтиҗәләре бары тик тәрбия һәм белем бирүдә балага шәхси якын килүне тәэмин итү максатларында гына файдаланыла ала.


Мәктәпкәчә белем бирүнең төп программасын үзләштерү нәтиҗәләре “Мәктәпкәчә белем бирүнең максат юнәлешләре” (“Целевые ориентиры дошкольного образования”) буларак аерып күрсәтелә. Гомумиләштереп әйтсәк, башлангыч гомуми белем бирү баскычына (мәктәпкә) күчкәндә, 7–8 яшьлек бала мондый төп иҗтимагый-психологик сыйфатларга ия булырга тиеш:


– баланың гомуми эшчәнлек төрләрендә (уенда, аралашуда, танып-белү эшчәнлегендә һ.б.) мөстәкыйльлеге һәм инициатива күрсәтә белүе;


– тормышка, хезмәткә, тирә-юньдәгеләргә уңай мөнәсәбәттә булуы; үз-үзенә ышанганлыгы, кеше хәленә керә белүе;


– гомуми кагыйдәләргә һәм кабул ителгән нормаларга буйсына белүе; уенның төрле формаларын, төрләрен үзләштергән булуы; уйлап табуга, күзаллауга сәләтлелеге;


– сөйләм теленең җитәрлек дәрәҗәдә үскән булуы; үз фикерләрен, теләкләрен белдерә алуы; авазларны дөрес әйтүе, фәнни белемнәр үзләштерергә әзер булуы;


– хәрәкәтчән булуы, үз хәрәкәтләрен контрольдә тота һәм алар белән идарә итә белүе, түземле булуы;


– ихтыяр көченең җитәрлек дәрәҗәдә үскән булуы, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен, шәхси гигиена нормаларын белүе һәм үтәве; өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән үз-үзен тиешенчә тота белүе;


– күзәтүчәнлеге, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре белән кызыксынуы; башкаларның эш-гамәлләрен, табигать күренешләрен аңлата белүе; математика, тарих, балалар әдәбияты, җанлы табигать һ.б. өлкәләрдә гади күзаллауга ия булуы; төрле юнәлештәге эшчәнлек тәҗрибәсеннән чыгып, карар кабул итәргә сәләтле булуы һ.б.


Әйткәнебезчә, баланың белем сыйфаты һәм дәрәҗәсе бердәм тикшерү формасында түгел, аның шәхси үсеше, тәрбияченең стандарт куйган таләпләрне үтәү дәрәҗәсе аша билгеләнә. Димәк, алгы планга тәрбияченең һөнәри осталыгы, балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен җитәрлек дәрәҗәдә белүе килеп баса. Әмма баланың үсеш күрсәткечләре мәҗбүри критерийлар ярдәмендә бәяләнми, махсус теркәлми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларын аттестацияләү вакытында, хезмәт хакына өстәмә түләүләр (премияләр) билгеләгәндә исәпкә алынмый.


<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ