Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү ничек тора?

Бу хакта 12 апрельдә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Казан федераль университеты карамагындагы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узачак...

Бу хакта 12 апрельдә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Казан федераль университеты карамагындагы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узачак күчмә утырышында фикер алышачаклар. Көн тәртибенә чыгарыла торган төп мәсьәлә мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнүгә кагылышлы. Күчмә утырышта катнашучылар бу юнәлештә "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" ТР Законы һәм "Мәгариф турында" ТР Законының 8 статьясы үтәлешен тикшерәчәк.


ТР Дәүләт Советының матбугат үзәгеннән килгән хәбәрдән күренгәнчә, доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның чыгуы көтелә. Шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.В.Гречанникова, Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей директоры З.В.Редько, Казанның татар телендә белем бирүче 149 нчы лицее директоры Ф.Г.Вафина, Казанның 19 нчы гимназиясе директоры урынбасары Г.М.Хәлимова чыгышлары бар.


Программада Казанның рус этномәдәни компонентлы 93 нче гимназиясе һәм Казан федераль университеты карамагындагы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе эшчәнлеге белән танышу да каралган.


"Мәгариф" журналы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ