3 thoughts on “Мәктәптә татар телен өйрәнгән шәһәр баласы кибеттә үзе генә бернәрсә дә ала алмаячак. Рус сүзен кулланмыйча

  1. А. Р. Желтяковага .»Бездә бөтен балалар да татар телен рус телле балалар өчен төзелгән программа буенча укый. Минемчә, бу бик дөрес.» «Алар балаларының татар телен белмәүләрен ачынып сөйләделәр», — ди А.Желтякова…» Белмәгәч, дөрес буламыни?! Татар телен аңлый, татарча сөйләшә торган бала белән телне аңламый торганын бергә укыту бик зур ялгыш кына түгел, ә җинаять. Укытучы кемгә, кайсысына дәрес аңлата соң?! Татар баласына үсеш перспективасы иң түбән планкада булып чыга. Рус телле балалар уйлап җавап биргәнче, татар балалары ни эшләп утыра? Укытучы 10 ел буена татар баласына бернинди белем өстәми димәк. Кайда соң монда педагогика принциплары?! Бу мәктәптә татар балаларының уңышларын һәм талантларын томалап калдыралар, аларга үсеш бирмиләр, дигән нәтиҗә туа. Максат һәм бурычларны ачык белү зарур.

  2. Гафу итегез, үз-үзнмә: язма диеп әйтсәм дә, барысын да укып чыккач, түзә алдмадым. Мин үзем рус мәктәбендә укыган кеше, татарча сөйләм телен генә белә идем, чөнки үскәндә Дәү әнием һәм әти-әнием өйдә татарча гына сөйләшә идек. Рус мәктәбендә укыганга, татар теленнән грамматикасын белми идем. 1885 елдан (пед. училищедан соң) рус мәктәбендә башдангыч сыйныф уктучысы булып эшләдем. Ләкин 19 ел элек татар телен рус баларына укыта башладым, чөнки татар теленнән укытучылар юк иде, урамнан, татар теле укытучыларын эзлиләр иде. Соңрак- татар теле буенча документлар юк дигәнгә күрә, картаймыш көнемдә Татар Гумманитар Университетына ике факультетка кердем(башлангыч укытучысы буларак -3,5 укуны дәвамлый идем, татар факультетын 5,5 да, Мин Татар факультетын сайладым, чөнки татар теле укытучысы булып эшли идем)Мин бик кызыксынып укыдым. Диплом эшен яклар алдыннан,татар телен рус баларына укыту буенча эксперименталь формада кертеп карадым. Рус балаларына татар теле дәресләрен чагыштырма формада кертеп карадым. Рус балалары фонетик анализдан да, морфологик анализдан да, грамматик анализдан да куркып тормыйлар. Әйтмим, барысы да өйрәнми(өйрәнмәгәне- рус теленнән дә белми). Диктанттан да курку юк.Кечкенә текстларны да үзләре төзүдән курку юк. Ләкин рус бала хаталар ясый инде, ләкин баланың тырышлыгы өчен мактау сүзләрен әйтсәң, баланың күзләрендә шактый шатлык була….. Ә бүгенге көндә мин артык укытучы(ә пенсияга кадәр ике ел гына калды) Ә артык мин мәктәпнең директорына, башка урын юк диеп продлённый группаны гына бирде, мин түзә алмыйча, чыгып китүемне көтә.Минем өчен бу чынлап та кимсетү, минем классларымны(үзенә якын кешеләргә) башка укытучыларга бирде, Бу аның өчен бик уңайлы булды, чөнки мин бүгенгә көндә, әзер материалым булса да, Өлкән категорияга үтә алмыйм, чөнки 1 категорияга мин татар теле укытучысы буларак үттем.Минем ише хәлдә шактый укытучы( мәктәпнең директорлары яратып бетермәгән укытучылар)Бер шатлыгым бар: коридорда укучылар кочып алалар, хәтта мин үземне усал укытучы дип саный идем. Гафу итегез, йөрәкләрем яна. Директор белән спорлашмасам, дәресләрне үткәрмәсәм, дәфтәрләрне тикшермәсәм, директорга да ярар идем. Быел Өлкән ктегорияга беренче заявленияне бирдем, бер списокка да аттестацияга кертелгән идем, заявлением югалган иде, кабатлап бирдем, соңга калдыгыз дигәнне ишеттем, менә гыйнвар аенда үтәрсез дигән җавапны ишеттем. Менә соңрак аңлашылды: алар татар теле укытуның бетүен көткәннәр икән. Шуңа күрә, мине тизрәк чыгып китмә микән дигәнне көтеп, продлённый группа гына, башка эш юк диеп җавапны ишетәм. Ишетәм генә дип әйтә алмыйм. чөнки директорның миңа язма формасында җавабы да бар. Бу нинди дөнья? Без бит укытучылар, безгә ата- аналар, балалар карыйлар. Әле ярый хастаханәдә әйбәт кешеләр, җәллиләр(чөнки йокыларым бетте мондый кимсетүдән) һәм озак сузмыйча хастаханәдә дәвамланырга кушалар. Һәм бүгенге кул аша үткән : Сез хастаханәгә ятсагыз, без нишлибез, дигән балаларның сораулары берез гына тынычландыра. Мин үземнең кемгә дер кирәклегемне күрдем….. Гафу итегез. минем язуым өчен, Өлкән категоря миңа акча өчен дә кирәкми иде, ләкин мәктәпнең башлыкларын җайлый белгән кеше генә категорияне дә күтәрә ала дикән уйларым дөреслеккә килеп чыга. Ә мәктәпнең башлыгына ярамасаң, артык буласың. Гафу итегез, барлык директорлар да бер түгел икән, чынлап та, татар телен укыта башлаганда, күпме авырлыклар белән очраштык, дәреслкләр дә, укытучылар да юк иде, ә бүгенге көндә- бер язу белән барысын да бетерәбез… Татар телен өйрәнергә башка милләт халыклары да каршы түгел, алар да аптырап киттеләр. Татарстан үзенең милли телендә уйламый, кеше көлкесе. Гафу итегез.

  3. Мин монда Алсу Равил кызынын фикерлэре белэн килешмим. Укытучы булса да, ул татар телен укытунын асылын белми.
    Минемчэ, татар телен хэм чит теллэрне ойрэнуне чагыштырырга кирэкми. Эгэр баланын телне ойрэну сэлэте булса, ул чит телне дэ , татар телен дэ, урыс телен дэ ойрэнэчэк. Чит теллэрне ойрэнунен дэ ничэ еллык тэжрибэсе бар, лэкин мэктэп бетергэндэ, алар да сойлэшергэ ойрэнеп чыкмый бит. Э урыс баласы, 11 нче сыйныфны бетергэндэ, татарча дорес итеп укырга, эйтергэ, текстнын нэрсэ турында барганын эйтэ белергэ, сойлэмне анларга, узенэ кирэкне сорарга (купмедер дэрэжэдэ) ойрэнеп чыгып китэ. ( класс житэкчесе буларак минем укучылар, мэктэпне бетергэндэ, мине анлый иделэр иде инде)Эле мэктэбе белэн чит илгэ чыгып киткэн, урамда чит телдэ сойлэшкэн балаларны кургэнем юк.
    Бу чыгышта ин борчыган- урыс хэм татарны берлэштеру. Бу — татар баласын урыслаштырунын ин кулай юлы. Татар баласы чын эдэби тел белэн бары тик татар торкемендэ генэ таныша. Грамматиканы тирэнтен шушы дэреслэрдэ генэ ойрэнэ. Э урыс торкемендэ ул ялкауланачак. «Бу- мэктэп. Бу -эби», дигэнне ойрэнеп утырачак. Монын белэн мин КИЛЕШМИМ!!! Мондый торкемнэрдэ урыс укучысы югалып кала, куренми. Аннан сон татар баласынын жавап биргэненэ кунегэ, авызын ачып котеп утыра башлый. Минем дэ бер сыйныфта бер кыз бар. Этисе- урыс, энисе- татар. Ул бала бишлелек белэ. Э чын урыс баласы бик тырышса да булдыра алмый. Теге кызым килмэгэн конне урыслар рэхэтлэнеп эшли.
    Бер бала белэн гел аерым гына да шогыльлэнеп булмый бит. Боларны бары тик урыс мэктэбендэ урыс балалары белэн эшлэгэн татар теле укытучысы гына анлый.
    Тагын бер фикер: телне ойрэнергэ телэгэн бала татар мэктэбенэ , гимназиясенэ китэ. Бу фикер дэ акыллы , дорес фикер тугел, дип уйлыйм. Ата- ана мэктэпне яшэу урыны буенча сайлый. Димэк, татар мэктэбе булмаса, татар баласына туган телен ойрэну момкинлеге юк, дигэн суз. Э нигэ эле ул туган телен ойрэнмэскэ тиеш? Нигэ эле ул матур эдэбиятны ойрэнмэскэ тиеш?
    Бу ханымнын фикере башка миллэт вэкиллэренен фикере белэн аваздаш.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *