Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүнең «Татар кызы – 2018» матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Мәскәүнең «Татар кызы-2018» матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Аны үткән шимбәдә Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар. Бу хакта "Ак калфак"...


Мәскәүнең «Татар кызы-2018» матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Аны үткән шимбәдә Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар. Бу хакта "Ак калфак" оешмасының Мәскәү бүлеге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.



«Татар кызы-2018» Халыкара бәйгесенең финал өлешендә Мәскәү данын 22 яшьлек Адилә Забирова яклаячак.



«Татар кызы» исеме өчен Мәскәүдә 5 туташ ярышкан. Аларга Радик Яруллин, Рәсим Фасыйхов, Наилә Фатехова, Айрат Сафин кебек танылган артистлар бәя биргән. «Халык гүзәле» номинациясендә җиңүчене исә социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар.



"Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлеше 6 октябрь көнне Казанның "Татнефть Арена" Боз сараенда узачак. Быел бәйгенең сайлап алу этабы Россиянең 30 төбәгендә, Казахстан һәм Венгриядә уздырыла. Анда җиңүчеләр финалга юллама ала. Туташлар, 5 мең тамашачы каршында чыгыш ясап, үзләренең татар телен, мәдәниятен, тарихын белүләрен, иҗади сәләтләрен жюрига күрсәтергә тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ