Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләтебезнең мәшһүр сандугачына багышланган фестиваль-бәйге татар гимназиясендә уза

Татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Сара Садыйкованың исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә...

Татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Сара Садыйкованың исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелган "Калфаклы сандугач" VIII фестиваль-бәйгесе быел Казанда сигезенче тапкыр үткәрелә. 30 октябрьдә төбәкара ачык фестиваль-бәйген уздыру урыны итеп 4 нче татар гимназиясе сайлап алынган.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, татар халкының җыр һәм музыка сәнгате өлкәсендә якты эз калдырган әлеге мәшһүр сәнгатьченең исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган бәйрәмдә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша. Быел аларның саны 160ка якынлаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ