Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли Концепция милләткә хезмәт итәргә тиеш

«Мәгариф» һәм «Мәгариф. Татар теле» журналлары 2016 елның 10 ноябре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан расланган 2030 нчы елга кадәр республикада милли мәгарифне үстерү Концепциясе һәм...

«Мәгариф» һәм «Мәгариф. Татар теле» журналлары 2016 елның 10 ноябре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан расланган 2030 нчы елга кадәр республикада милли мәгарифне үстерү Концепциясе һәм аны гамәлгә кую юнәлешендә планлаштырылган чараларның планын үз эченә алган «Юл картасы» турында фикер алышу максатыннан, «Түгәрәк өстәл» уздыра. Сөйләшүдә Концепцияне төзү өчен махсус оештырылган эшлекле төркем әгъзалары, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, Казан федераль (Идел буе) университеты белгечләре һ.б. катнашыр дип көтелә.


 

2016 – 2017 уку елы башлану уңаеннан «Мәгариф. Татар теле» журналы аша милли мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов Концепция әзерләүне республика дәрәҗәсендә иң зур казаныш, эш нәтиҗәсе дип билгеләп үтте һәм мондый документның соңгы тапкыр 1991 елда кабул ителгән булуын ассызыклады.


Стратегик документ күпмилләтле республикада милли мәгариф системасын үстерүнең гомуми векторын, принципларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгели. Концепция милли мәгарифнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән алып һөнәри һәм югары белем бирү системасына кадәр үсеш перспективаларын колачлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ