Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы билгеле (РЕЙТИНГ)

Быел да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелде. Бу хакта республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Бөгелмәдә узган педагогик киңәшмәсе...

Быел да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелде. Бу хакта республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Бөгелмәдә узган педагогик киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


Рейтинг төзегәндә туган телдә белем алучы укучылар өлеше, татар теленнән бердәм республика тестының уртача күрсәткече, республика олимпиадаларында җиңүче һәм призерлар өлеше кебек күрсәткечләр исәпкә алынган.


ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, Актаныш, Балтач районнары алдынгылыкны бирми. Беренче унлыкта - Актаныш, Мөслим, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Теләче, Буа, Балык Бистәсе районнары. Быел Мөслим районы күрсәткечләре яхшы якка үзгәргән. Ә Чистай, Кама Тамагы, Чирмешән районнары узган елгы позицияләрендә кала алмаган.


милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ