Милли мәгариф идарәсендә яңа җитәкче
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында үзгәрешләр дәвам итә.Яңа килеп ирешкән хәбәр буенча, милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Лилия Әхмәтҗанова билгеләнде. Әлеге мәгълүмәтне журналыбызга Мәгар...
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында үзгәрешләр дәвам итә.
Яңа килеп ирешкән хәбәр буенча, милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Лилия Әхмәтҗанова билгеләнде. Әлеге мәгълүмәтне журналыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә дә расладылар. Лилия Әхмәтҗанова 12нче татар гимназиясен җитәкләгән иде.
Әйтеп китәргә кирәк, идарәнең элекке җитәкчесе Эльвира Зарипова министрлыкка әле былтыр гына Азнакай районыннан килде, һәм ике ай гына эшләргә өлгерде. Бу вазифада әз вакыт булуы, эшкә алу конкурсын үтмәве белән дә бәйле булырга мөмкин, чөнки эшләгән вакытында, министрлыкның рәсми сайтында аның фоторәсеме дә куелмаган иде.
“Мәгариф” журналына килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, мәгариф министрының тагын бер урынбасары Тимерхан Алишев та башка эшкә күчәчәк.
Редакциябез исеменнән барлык яңа кешеләргә уңышлар телибез!

Комментарийлар