Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәктәпнең үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары

 «Мәгариф» журналы, милли мәктәп проблемалары: аның үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу максатыннан, «Түгәрәк өстәл» утырышы уздырды. Эшлекле сөйләшүдә ТР мәгариф һәм фән ми...

 «Мәгариф» журналы, милли мәктәп проблемалары: аның үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу максатыннан, «Түгәрәк өстәл» утырышы уздырды. Эшлекле сөйләшүдә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль (Идел буе) университеты белгечләре, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган гимназия җитәкчеләре катнашты.


«Түгәрәк өстәл» утырышын «Татар мәктәбе һәм милли мәктәп төшенчәләре бер-берсеннән ничек аерыла?», «Милли мәктәп нинди булырга тиеш?» дигән сорауларга ачыклык кертүдән башладык. Сүз узган гасырның 70 нче елларында авылларда гөрләп эшләп торган татар мәктәпләрен искә алудан – 90 нчы елларда шәһәр мәгариф учреждениеләрендәге милли күтәрелешкә күчеп, үзеннән-үзе бүгенге татар мәктәбе проблемаларына барып тоташты. Игътибарыгызга «Түгәрәк өстәл»нең журнал вариантын тәкъдим итәбез.


Раиф Зиннәтуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты (2000–2006 елларда Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84 нче татар лицее директоры):


Татар мәктәбе дип аталган мәктәпләр һәм татар милли мәктәпләре (гимназияләре) бар. Болар бер үк төрдәге мәгариф учреждениеләреме әллә икесе ике төшенчә белдерәме? Бу урында бераз чигенеш ясап, 90 нчы елларны искә төшереп үтәм. Ул вакытта мин Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкардым. 90 нчы елларда Чаллыда да бик күп татар мәктәбе ачылды. Биналар булмау сәбәпле, алар рус мәктәпләре җирлегендә оештырылды. Шунысы гаҗәп, үзләре саф татар мәктәпләрендә укып белем алган, аннары шәһәргә килеп урнашкан ата-аналар ул чакта балаларын татар мәктәбенә укырга бирмәс өчен җан тырмаштылар. Аңлату эшләре дә алып бардык, үгетләп тә карадык. Алар: «Без үзебез дә 70–80 нче елларда татар мәктәбендә укыдык, әмма әллә ни файдасын күрмәдек», – дип акланырга тырыштылар. Анализ ясап карагач, ата-аналар хаклы дигән фикергә килдем, чөнки 70–80 нче елларда татар мәктәпләрендә, чыннан да, милли тәрбия тиешенчә бирелмәде. Барлык мәктәпләрдә дә бертөрле стандартлар белән укытылды. Ә менә 90 нчы елларның баштагы чорында ачылган татар мәктәпләрен мин татар милли мәктәпләре дип атар идем. Аларда милли тәрбиягә, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнүгә бик зур әһәмият бирелде. Ул чорда тәрбияләнгән балаларга милли рух «салынды».


– Раиф Кәримуллович, Сез искә алган 90 нчы елларда, рәсми чыганаклардан күренгәнчә, 4–5 ел вакыт эчендә генә дә Чаллыда 15 – татар, 39 – татар-рус мәктәбе, 1 чуваш мәктәбе ачыла; украин, әрмән, мари, азәрбайҗан, башкорт, чуваш, яһүди, грузин, таҗик балалары өчен якшәмбе мәктәпләре эшли башлый.


– Әйе, ул елларда татар гимназияләрендә унар-уникешәр класс ачылды. Татарча укырга теләк белдергән балаларны урнаштырып бетерергә мөмкинлек булмаган чаклар да бар иде. Ни кызганыч, тора бара чигенеш-күчеш чоры башланды, предметларны акрынлап яңадан рус телендә укытуга күчтек. Моны милли университетның ачылмавы, татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның укуын татар телендә дәвам итә алу мөмкинлеге булмау белән аңлатырга мөмкин. Соңрак татар мәгариф системасына оптимальләштерү, җан башына карап финанслау кебек «яңарыш»ның килеп керүе дә милли мәктәпләрнең үсешенә тискәре йогынты ясады, дип уйлыйм. Уку-укыту планнарыннан милли төбәк компоненты алынды. Дәүләт имтиханнары бары тик рус телендә генә тапшырыла башлады. Боларга бәйле рәвештә татар мәктәбенең статусы да үзгәрде.


– Димәк, татар мәктәпләре турында сүз алып барганда, бүген милли сүзе бик үк актуаль яңгырамый булып чыга...


– «Милли мәктәп» термины бүген бик кулланылмый. Россия мәгариф өлкәсе белән бәйле документларда да андый термин юк. «Милли мәктәп» статусы Совет чорында гына бар иде. Ә инде 90 нчы еллардан соң аны әкренләп башка терминнар алыштырды. Русча документларда «Школа с родным (нерусским) языком обучения», «Школа с русским языком обучения» кебек атамалар барлыкка килде. «Милли» – «национальный» сүзе бүген, көнбатышка иярепме, ил күләмендә башкарыла торган эш-гамәлләр турында әйткәндә кулланыла. Миңа, башкарган вазифам буенча, элегрәк еш кына Мәскәүгә барырга туры килде. Россия дәүләт Думасында, күп тапкыр Россия Мәгариф министрлыгында чыгыш ясадым. «Милли мәктәп» төшенчәсен куллансам, андый статус юк, дип искәртәләр иде. Ләкин без «милли» дигән сүздән ваз кичмәдек. Татарстанда мәгариф өлкәсендә дә, башка тармакларда да милли бүлекләр бар.


– Тәрбия эше татарча алып барылып та, предметлар татар телендә генә укытылмаган мәгариф учредеждениеләре дә бар бит әле...


– Әгәр I cыйныфтан алып XI сыйныфка кадәр барлык предметлар да татар телендә укытылса, балалар милли рухта тәрбияләнсәләр, мондый мәктәпләрне татар мәктәбенең иң югары баскычы дип әйтергә буладыр. Сез искә алган очракка шул ук 90 нчы елларда гөрләп эшләп алган татар-төрек лицейларының эш алымнарын мисал итеп китерергә була. Аларда тәрбия чаралары татарча алып барылды. Ләкин кайбер предметлар, әйтик, Татарстан тарихы, Татарстан географиясе – татар телендә, төгәл фәннәр – инглиз телендә, биология, география предметлары төрек телендә укытылды. Гомумән, татар-төрек лицеенда балаларга берьюлы берничә телне өйрәтүгә ирешә алдылар. Әлбәттә, мондый лицей-интернатларга керү өчен конкурс бик зур иде, бер урынга иллешәр кеше дәгъва иткән очраклар булды. Һәм шул: алар үз алларына куйган максатка ирешә алдылар. Бу лицейны тәмамлап чыккан укучылар үзләре укырга теләгән уку йортларына бернинди тоткарлыксыз керә алдылар, тормышта да үз урыннарын таптылар. Лицейны тәмамлаган рус балалары да татарча камил сөйләшә ала иде. Ата-аналар да моны күреп торды, балаларын шундый мәктәпләрдә укытырга теләде.


Гөлфия Шәмсиева, Казандагы 1 нче гимназия директоры:


Мин – 1976 елда бүген үзем җитәкләгән гимназияне (ул вакытта аның нигезендә 35 нче урта мәктәп урнашкан иде) тәмамлаган укучы. Ул чорда безнең мәктәп тә чын татар мәктәбе иде. Барлык фәннәрне, әйтик, физика, химияне дә татарча укыдык. Университет бусагасын чыгарылыш елында ук атлап керергә насыйп булмауны мин өлешчә шуннан да күрәм. Бүгенге шәһәр шартларында татар мәктәбенең яшәеше, язмышы бик җиңелләрдән түгел. Авырлык күп очракта мәктәп җитәкчеләренә төшә. Сүз дә юк, министрлык безне һәрвакыт күз уңында тота, сәләтле балалар белән эшләргә мөмкинлек тудыра, төрле бәйгеләр-чаралар оештыруны хуплый. Университет белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, хезмәттәшлек итәбез. Ләкин төрле отчетлар, контроль тикшерүләр вакытында ике төрле статус үтибез: рус мәктәбе функциясен дә башкарабыз, шул ук вакытта татар мәктәбе булып та саналабыз. Балалар татар телендә белем алып, аннары БДИны рус телендә тапшырырга мәҗбүр. Отчетлар биргәндә дә, документлар тутырганда да кыенлыклар белән очрашабыз...


– Гөлфия Гаязовна! Гимназиягә укучылар туплау мәсьәләсе ничегрәк тора?


– 90 нчы еллар күтәрелеш чоры булган, килешәм. Татар кешесе киләчәккә ышаныч белән, зур өметләр белән караган. Безнең мәктәптә дә татар зыялыларының балалары белем алган. Бүген исә татар сыйныфына балаларны кабул итү, Раиф Кәримуллович әйткәнчә, бик авыр. Үзебезнең микрорайон татарларын да шактый үгетләргә туры килә. Сыйныфларга алып кереп, мәктәп тормышы белән таныштырган, хәтта кырысрак сөйләшкән чаклар да булгалый. Шуңа күрә татар мәктәбе директорларына дипломат ролен дә башкарырга туры килә. Мин үзебездән ерак түгел генә урнашкан 12 нче мәктәпне, яһүдләр мәктәбен мисалга китерәсем килә. Алар үзләренең телен, милләтен саклап калу өчен ни генә эшләмиләр дә, нинди генә шартлар тудырмыйлар. Шуңа күрә ата-аналар да балаларын бу мәктәпкә бирергә атлыгып торалар. Аларда кадрлар белән тәэмин ителештә дә проблема юк. Безгә, татар мәктәпләренә дә, шундый шартлар тудырылсын иде. Татар мәктәпләрен саклап калу, яшәтү дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле бурыч дип саныйм. Яңалары, 12 нче кызлар гимназиясе стилендә, Казан шәһәренең һәр районында ачылсын иде. Һәм иртәме, соңмы мин моның шаһиты булачагыма ышанам.


– Татар мәктәпләрендә предметларны гел татарча гына укытырга кирәк, дигән фикергә карашыгыз ничек?


– Бүген математика, физика, химия кебек фәннәрне рус телендә укытсак та, гимназиядә татар рухын сакларга тырышабыз. Без балаларга милли тәрбия бирү юнәлешендә дә зур эш башкарабыз. Барлык фәннәрне дә фәкать татарча гына укыту дөрес карар түгелдер ул, чөнки укучыларның БДИны русча тапшырасылары бар.


Люция Хөснетдинова, Казандагы 27 нче татар гимназиясе директоры:


– Мин үзем рус мәктәбендә белем алдым. Язмыштыр инде, татар гимназиясенә директор итеп билгеләндем. Милли мәктәпләргә, саф татарча сөйләшүгә карата минем үз фикерем бар. Мин, татарча сөйләшер өчен, башта рус телендә фикерлим, аннары күңелдән татарчага тәрҗемә итеп сөйләшәм. Укучыларыбыз да мондый каршылыклар белән еш очраша. Алар да, сынау биргәндә, тәрҗемә итеп утырырга тиеш була. Әлбәттә, без дә мәктәбебездә татар мохитен, татар рухын сакларга тырышабыз. Шуны ассызыклап үтәргә кирәктер, шәһәр шартларында татар мәктәбе аерым, үзбаш кына яши алмый. Мин Гөлфия Гаязовна белән килешәм, без дә ике статусны үтибез: рус мәктәпләре белән дә тиңләшеп барырга мәҗбүрбез, татар мәктәпләре арасында да үзебезне күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, предмет олимпиадалары биремнәрен алыйк. Алар төрле авырлыкта төзелгән. Безнең укучыларыбызны Россия дәрәҗәсенә күтәрелерлек мөмкинлегебез дә, репититорларыбыз да юк. Татар гимназияләрен саклап калу өчен, аларның дәрәҗәсен башта республика күләмендә күтәрергә кирәк. Тагын бер фикерем бар: татар гиназия-мәктәпләрендә укучы балаларның ассоциациясен оештырырга иде. Очрашсыннар, аралашсыннар. Дөрес, «Сәләт» лагере бар барын, ләкин аның максат-бурычлары башка, анда барлык балалар да катнаша алмый.


– Ә 1 нче сыйныфка балалар туплау мәсьәләсе сездә ничегрәк тора?


– Без микрорайондагы балаларның һәркайсын да укырга алырга тиешбез. Араларында татар телен белгәннәре дә, белмәгәннәре дә бар. Шул ук вакытта рус балалары арасыннан да безнең мәктәптә укырга теләк белдерүчеләр булгалый. Аларның татар телен өйрәнәселәре килә. Бездә рус сыйныфлары юк. Шулай итеп рус балалары татар сыйныфларында укырга мәҗбүр була. Татар мәктәпләре өчен язылган дәреслекләр буенча белем бирәбез. Илсөяр Мияссарова җитәкчелегендә башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләрне алыйк. Алар рус телендә аралашучы балаларны татар теленә өйрәтү өчен бик үк кулай түгел, чөнки башка аудиториягә атап язылган. Альтернатив дәреслекләр юк. Шуңа күрә уку-укыту әсбаплары мәсьәләсе дә көн үзәгендә кала бирә.


Гөлфия Хисаметдинова, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары:


– Тормыш гел алга бара, үсеш-үзгәрештә тора. 2 нче татар гимназиясе узган уку елын «Милли мәгариф үзәге» буларак башлап җибәрде. Уку бинасы янәшәсендә балалар бакчасы төзелде. Аңа «Балакай» дигән исем бирелде. Андагы балалар татар телен өйрәнеп, милли рухта тәрбияләнеп, киләчәктә укуларын безнең гимназиядә дәвам итәрләр дип күзаллана. Мәскәү районының 32 нче музыка мәктәбе дә бездә эшли. Милли мәгариф үзәгенең үз концепциясе булдырылды. Гимназиянең төп үзенчәлекләренең берсе – барлык предметларны да татар телендә укыту. Бүгенге сөйләшүдә мин практик буларак катнашам. Балаларны гимназиягә туплауда шактый гына тәҗрибәм бар. Бу эшне сигез елдан бирле оештырып киләм. Әлеге эшнең кайбер юнәлешләренә тукталып үтәм.


Яңа уку елы башлангач, без, параллель рәвештә, киләсе елда укырга кабул ителәчәк балалар, ягъни әзерлек төркеменә язылучылар белән эшли башлыйбыз. Башта ата-аналардан гаризалар кабул ителә. Аннары аларны гимназиядә уку-укыту барышы, тәрбия эшләренең планы белән таныштырабыз. Болары кызыксындыру уңаеннан эшләнә. Алга таба уку елы дәвамында гимназиядә уздырылган чараларга, семинарларга әзерлек төркеменә йөрүче балаларның ата-аналарын да чакырабыз. Максатка ярашлы мондый чаралар ата-аналарда кызыксыну уята, һәм алар балаларын безнең гимназиягә укырга бик теләп, ышаныч белән китерә. Катнаш гаиләләрдән килгән балалар да бар. Тел өйрәнү юнәлешендә алар белән өстәмә эш алып барыла. 2009 елда башлангыч сыйныфларда 8 класс булса, бүген бу сан 12гә җитте. Әйтелгәннәргә өстәп, һәр сыйныфта 27–29 бала укуын искә алсак, тырышлыкның бушка китмәвен күрербез.


– Балалар бакчасы белән нинди бәйләнештә торасыз?


– Биналар тоташкан, элемтәләр җайга салынган. Балалар бакчасы ачылганга озак түгел әле, шуңа күрә быел гимназиягә 1 нче сыйныфка «Балакай»дан бер генә бала килә. Укыту-тәрбия проектларыбыз уртак. Бакчада мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге «Туган телдә сөйләшәбез» дигән укыту-методик комплекты буенча алып барыла. Яшь үзенчәлекләре туры килгән бәйрәм чараларында бакча нәниләре дә катнаша.


– Сер түгел, үзләре татар милләтеннән булып та, балалары татарча белмәгән гаиләләр бар. Сездә дә андый гаиләдән килгән балалар белем аладыр. Бу күренеш белем сыйфатына тәэсир итми калмыйдыр...


– Әйткәнемчә, без андый укучыларны әзерлек төркемендә үк ачыклыйбыз. Бу очракта без алдагы ике елны күздә тотып эш итәбез. Бала бер ел буе әзерлек төркемендә тел өйрәнә ала. Сез искә алган сыйфат мәсьәләсенә килгәндә, беренче сыйныфта билгеләр куелмый бит әле. Ләкин без укучының өлгерешен күзәтмибез, нәтиҗә ясамыйбыз дигән сүз түгел. Күрсәткечләре түбәнрәк булган укучылар белән дәресләрдән соң өстәмә шөгыльләнәбез. 2 нче сыйныфның беренче чирегенә без бу мәсьәләне уңай хәл итү чарасын күрәбез. Гимназия буенча белем сыйфатын 80 процентка җиткерү бурычы куелган. Икенче сыйныфта ук мондый күрсәткечкә ирешеп булмый әлбәттә, әмма безгә «рус телле» буларак укырга килгән балалар да 2 нче сыйныфта ук укуда яхшырак нәтиҗәгә ирешә башлый.


– Гимназиядә барлык фәннәр дә татарча укытыла дидегез...


– Дәреслекләр татар телендә, укытучы татар телендә белем бирә. Нәтиҗәлелеккә өстәмә эшләү бәрабәренә ирешәбез. Әйтик, башлангыч сыйныфта математикадан М.И.Моро дәреслеге буенча белем бирелә. Параллель рәвештә Л.Г.Петерсон дәреслеге белән эш алып барыла, ягъни укучылар өстәмә биремнәрне рус телендә башкаралар. Тел өйрәнүдә рус телендәге электрон дәреслекләрнең дә отышлы ягын билгеләп үтми мөмкин түгел. Укы, чагыштыр, өйрән генә диясе кала. Белүегезчә, без Казан (Идел буе) федераль университетының терәк мәктәбе саналабыз һәм университет белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә, университет галимнәре ярдәм итә.


Рәсимә Шәмсетдинова, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты:


– Әйтелгәннәрнең барысында да хаклык бар кебек. Чыгышларда – төгәл фәннәрне татар телендә укытмасаң да, татар мохитен саклап калып була дигән фикер яңгырады. Галимнәр сүзенә колак салсак, алар туган телдә фикерләү процессы гуманитар фәннәр аркылы күбрәк үзләштерелә диләр. Төгәлрәк әйткәндә, гуманитар фәннәр туган телдә укытылса, милли фикерләү, моңа бәйле рәвештә милли үзаң үсеш алачак, димәк. Монысы шулайдыр, әмма, минемчә, төгәл фәннәрне татар телендә укытсак та, терминнарны рус телендә аңлатып бару кирәктер. Ә моның өчен укытучының ике телне дә камил белүе мөһим. Дәреслекләр төзегәндә дә моны искә алу таләп ителә. Кадрларның әзерлек дәрәҗәсе белем сыйфатыннан аерылгысыз. Әгәр без ике телне дә камил белгән кадрлар әзерләмибез һәм милли мәктәпләрне шундый кадрлар белән тәэмин итмибез икән, ул вакытта милли мәгариф үсеше турында сүз алып бару мөмкин түгел. Милли мәктәпләрнең матди-техник базасы да заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Мисал өчен, тарихка күз салыйк. Әле татар мәктәпләре оешып кына килгән чорда меценатлар актив булган бит, мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм итеп торганнар. Безгә бүген хәйриячелекне көчәйтәсе иде. Әйтик, күрше Чувашстан Республикасында моңа бик күп уңай мисал бар.


– Милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында да фикер алышсак иде. Казан (Идел буе) федераль университетында әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барыла?


Гөлшат Галиуллина, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы:


– Мин беренче курс студентлары белән дә эшлим. Сайлаган белгечлекләре буенча бик яратып, теләп укучы студентларыбыз күп. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, абитуриентларның тел байлыгы елдан ел саекканы сизелә. Милли мәктәп турында, милли мәгариф турында күп сөйләргә мөмкин, ләкин без тел байлыгыбызны саклый алмыйбыз икән, үзаң бер-ике буын дәвамында гына барырга мөмкин, аннары юкка чыга. Тел бетте икән, милләт милләт буларак яшәүдән туктый.


Дәреслекләр турында фикерем бар: без, галимнәр, күпмедер дәрәҗәдә теоретик белемнәр бирүгә дә йөз тотабыз. Балаларны сөйләшергә-аралашырга өйрәтү, дәреслекләрне сөйләм-диалог дәрәҗәсендә төзү алгы планга чыкты, ләкин без барыбер грамматикадан да билгеле бер күләмдә белем бирергә тиешбез. Татар мәктәбе тел байлыгын да сакларга тиеш. Безгә укырга кергән студентлар синонимик байлыкны, фразеологиянең нәрсә икәнен белми икән, көчле кадрлар әзерләү турында нинди сүз булырга мөмкин. Педагогик белем бирү юнәлешенә килгәндә, безнең институт, заман ихтыяҗыннан чыгып, татар теле һәм инглиз теле укытучылары әзерли. Шул ук вакытта мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре өчен белгечләр дә әзерләнә. Педагогик белем бирү юнәлешендә узган ел бер урынга алты кеше, филологиягә биш кеше булды.


Флера Сәйфуллина, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы:


– Телне өйрәнү һәрвакытта да әдәбият-сәнгатьне өйрәнү белән үрелеп алып барылды. Булачак төгәл фән укытучыларына билгеле күләмдә әдәбияттан белем биргәндә дә зыяны тимәс иде, тик ул юнәлештәге уку йортлары андый ихтыяҗны күреп бетермиләр. Элегрәк булачак физика, математика, химия укытучыларына да татар теле укытылды. Ул хәзер дә укытыла, тик сәгатьләр саны бик аз.


Форсаттан файдаланып, тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып үтәсем килә. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезне дә онытмаска иде. Дөрес, 90 нчы елларда Татарстандагы милли күтәрелеш чит төбәкләргә дә зур йогынты ясады. Анда да татар мәктәпләре, милли мәктәпләр ачылды, милли тәрбия алу мөмкинлеге тудырылды. 1990–2000 елларда әлеге вакыйгалар белән бәйле рәвештә Төмән университеты, Тобыл академиясендә татар төркемнәре оештырылып, шул яклардагы мәктәпләр өчен татар теле укытучылары әзерләү эшенә керешелде. Миңа да шактый еллар шул якларда хезмәт итәргә туры килде. Замана үзгәрә, бу үзгәрешләр аларга да кагылмый калмагандыр.


Лилия Әхмәтҗанова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе:


– Минемчә, милли мәктәпнең төп максаты – милли үзаңга ия шәхесләр тәрбияләү. Бала татар милләтеннән булуы белән горурлана һәм үзен милләтенең бер вәкиле итеп тоя икән, димәк мәктәп, гимназия милли тәрбия юнәлешендә үз алдына куйган максатка күпмедер дәрәҗәдә ирешкән дигән сүз. Әгәр бала татарча уйлый, фикерли, уйлаганын төгәл итеп әйтеп бирә икән, димәк ул милли рухка ия.


Инде татарча укыту мәсьәләсенә килик. БДИ дибез, каршылык дибез... Ә башлангыч классларда нинди каршылык бар? Әгәр дә бала балалар бакчасыннан, башлангыч сыйныфтан ук татарча уйлап, фикерләп, саф татар телендә сөйләшергә өйрәнә икән, монда бернинди каршылык турында сүз булырга мөмкин түгел. Бала үзенә ышанган булырга тиеш. Шулай икән, югары сыйныфларда аның өчен бернинди проблема да булмаячак.


Милли унивеситет ачылу-ачылмау мәсьәләсе әлегә тәгаен хәл ителмәгән, әмма әлеге проблема Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрен татарчага тәрҗемә итеп, татарча бирү мәсьәләсе шулай ук ачык булып кала. Тиздән урта мәктәпләр дә федераль стандартлар нигезендә укытуга күчә. Уку-укыту планнары, төбәк компоненты буенча проблемалар бар иде. Алар да уңай якка хәл ителер дигән ышаныч бар. Татар мәктәп, гимназияләре яшәсен өчен, анда милли мохит булдырырга кирәк. Мәгариф министры сүзләре белән әйткәндә, әгәр бала гимназия бусагасын атлап кергәндә туган телендә исәнләшә дә белмәсә, тәнәфесләрдә дә рус телендә генә аралаша икән, ул чагында гимназиянең статусын үзгәртергә туры киләчәк. Әлегә электрон дәреслекләр рус телендә генә. Балаларны телгә өйрәтү өчен, бәлки, чыннан да, кайбер предметларны, әйтик, география белән тарихны татарча укытырга кирәктер. Бүген Татарстанда 39 гимназия эшләп килә. Аларны җитәкләгән директорлар да аз көч куймыйлар. Һәрберсе милли мәсьәләгә үзенчә якын килеп, аны уңай хәл итәргә торыша. Соңгы вакытта үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашуны уңай күренеш дип бәяләр идем. Яшьләр оешмалары, ассоциацияләр турында сүз булды. Мондый башлангыч та бар. Беренче тапкыр мондый оешма Буа районында «Сәләт» белән берлектә оештырылды. Чыннан да, алар бүген баланың иҗади үсешенә ярдәм итә. Алга таба башка татар гимназияләрендә бу эшне дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Район, авыл мәктәпләренә килгәндә, эшлисе эшләр бик күп әле. Милли мәктәпләр дигәндә, бездә мари, мордва, чуваш һәм башка милли телләрне өйрәтү, әлеге телләрдә укыту юнәлешендәге мәктәпләр дә бар бит. Күптән түгел генә Әгерҗе районында коллегия булып узды. Тиешле карарлар кабул ителде.


Дәреслекләр турында бер-ике сүз: V–IX сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләр федераль исемлеккә керде. Бу юнәлештәге проблема тәмамланды дисәк тә була. Хәзер инде Милли мәгариф концепциясен эшлибез. Татар теле дәреслекләре бүгенге мохиткә туры килеп бетми. Ни өчен? Чөнки бик күп бала катнаш гаиләдән. Баланың я әтисе, я әнисе балаларын рус төркеменә күчерүне сорыйлар. Сәбәбен дәреслекләрнең катлаулылыгына сылтыйлар. Чыннан да, дәреслекләрне төрле авторлар язарга һәм алар бүгенге көн таләпләренә җавап бирергә тиеш. Сез әйткәнчә, яңа дәреслек татар төркеме өчен дә, рус төркеме өчен дә файдалана алырлык итеп төзелсен. Андагы күнегүләр генә төрле катлаулылыкта булырга тиеш. Бу минем шәхси фикерләр генә. Концепция төзегәндә дәреслекләр турындагы фикерләр дә, без бүген күтәргән башка төп мәсьәләләр дә искә алыныр дип ышанам.


«Түгәрәк өстәл» янында сөйләшүне Мидхәт Садыйков язып алды.


Фотолар белән биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "V–IX сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләр федераль исемлеккә керде. Бу юнәлештәге проблема тәмамланды дисәк тә була" - 10 белән 11 неке дә кирәктер бит. Автор: К. Динар

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ