Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музей сугыш елларын искә төшерә

Россия көненә багышлап, Татарстанның Милли музеенда ике Ватан сугышы вакыйгалары торгызылачак. 11 һәм 12 июнь көннәрендә музейга килгән һәркем үзен дәһшәтле дә, данлыклы да булган сугыш елларындагы мо...

Россия көненә багышлап, Татарстанның Милли музеенда ике Ватан сугышы вакыйгалары торгызылачак. 11 һәм 12 июнь көннәрендә музейга килгән һәркем үзен дәһшәтле дә, данлыклы да булган сугыш елларындагы мохиттә кебек хис итәчәк. “Көнчыгыш-көнбатыш: Россиянең Ватан сугышлары” дип аталучы Төбәкара хәрби-тарихи фестивальдә дворян баллары һәм клублардагы “танцы”лар уздырылыр, шул заман фотосалоны эшләр һәм, әлбәттә инде, сугыш эпизодлары күрсәтелер дип көтелә.


11 июнь 1812 нче елгы Ватан сугышына багышланса, 12 июньдә 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торгызылачак. Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган әлеге фестивальдә “Уникенче ел яшене”, “Бөек Билгесез сугыш” һәм “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында” дип аталган күргәзмәләр дә эшләячәк. Фестивальгә рәхим итегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ