Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин өйдә үзем генә!»

Өйдә баланың үзен генә калдырырга ярыймы? Башка чара булмаган очракта, моны балага зыян китермичә генә ничек эшләргә? Шул турыда сөйләшик әле.«Уянмаса гына  ярар иде»Гаиләдә бала туу – бәхет, ләкин шу...

Өйдә баланың үзен генә калдырырга ярыймы? Башка чара булмаган очракта, моны балага зыян китермичә генә ничек эшләргә? Шул турыда сөйләшик әле.


«Уянмаса гына  ярар иде»


Гаиләдә бала туу – бәхет, ләкин шул ук вакытта зур җаваплылык та. Күп кенә гаиләләр алдан ук бала белән өйдә кем утырачагы, аны бакчага кем йөртәчәге, түгәрәктән кем алып кайтачагы, авырып киткән очракта, кем караячагы турында уйлап, килешеп куя. Бу, үзенә күрә, алдагы көнгә ышаныч тудыра, тынычландыра.


Ләкин кайбер очракларны, ничек кенә тырышсаң да, алдан күреп булмый. Әйтик, әни кешене ашыгыч рәвештә эшкә чакырдылар, ди. «Кул астында» әби-бабай яки өлкән балалар булса, бик яхшы, әлбәттә. Ә булмаса?


Баланы өйдә ялгызын калдыру турында интернетта әллә никадәр киңәш бар. Ләкин болар барысы да – теория. Чынбарлык исә еш кына китап сүзеннән нык аерыла. «Баланы ничә яшьтән өйдә ялгызын гына калдырырга ярый?» – дигән сорауга да фикер-карашлар төрле. Өч яшьлек баланы, яхшылап әзерләгән очракта, кыска вакытка үзен генә калдырып була, дип саный белгечләр.


«Беренче балама ике яшь булганда без хәрби шәһәрчектә яши идек. Ирем эштән кайтып керми, ә миңа хуҗалыкны да алып барырга, кечкенә улымны да карарга туры килде, – дип сөйли бер танышым. – Кибеткә ашамлыклар алырга йөрү бер бәлагә әверелә иде. Ул вакытта товарны бик сирәк һәм аз гына китерәләр. Шуңа да мин баламны йоклатам да кибеткә «очам». Чиратта торганда бөтен уем сабыем турында була. Уянмаса гына ярый, дип телим. Кайтуыма бала йоклый. Ләкин аның күзләре кызарып беткән һәм ул башка караватка күчеп яткан. Димәк, уянып, елый-елый арып, яңарак кына йокыга киткән… Үземне аклап шуны гына әйтә алам: мондый хәл ике мәртәбә кабатлангач, улымны ялгыз калдырмый башладым. Хәзер инде ул зур, ләкин безнең арада эчкерсез аңлашу юк. Бәлки моңа кечкенә чагында ялгызлыктан куркып калуы сәбәпчедер?»


Чыннан да, ике яшьлек балага нидер аңлату бик авыр. Ул, сүзләр-дән бигрәк, әнисенең йөз-кыяфәтенә игътибар итә. Борчулы караш баланы да куркуга сала. Ә менә өч-дүрт яшьтә баладан нидер таләп итәргә була инде. Иң мөһиме – таләп кыска булырга һәм тыныч тавыш белән әйтелергә тиеш.


«Баладан сорамагыз!»
Бер хезмәттәшемә 4 яшьлек улын кыска вакытка ялгызын калдырырга туры килә. Менә нәрсә эшли ул. Чыгып китәр алдыннан сабыйны диванга утырта да аның яраткан мультфильмнарын кабыза. Шуннан соң җитди кыяфәт һәм тыныч тавыш белән, тиз генә бер җиргә барып килергә кирәклеген әйтә, ә малайга бу вакыт эчендә диваннан төшмәскә, ишек шакысалар яки шалтыратсалар, игътибар итмәскә куша. Кайтуына бала диванда кымшанмыйча да утыра, ди.


Әлбәттә, балага озаклап телевизор карарга ярамый. Ләкин башка чара булмаган очракта, болай эшләү гаеп түгел. Тагын шунысы да бар: әни кеше мультфильм төгәлләнгәнче кайтып өлгерергә тиеш.


Кайбер әти-әниләр балаларын ялгыз калдырган вакытта хаталар ясый, шул рәвешле үзләренә кыенлык китерә. Кая да булса чыгып китәргә уйлагансыз икән, балагыздан: «Мин югында нинди уен уйнарга телисең?» – дип сорый күрмәгез! Бу сорауның очсыз-кырыйсыз әңгәмәгә әверелүе бар. Сез балагызның бөтен уеннарын һәм уенчыкларын санап чыгарга мөмкинсез, ә аңа берсе дә ошамаячак. Сабыегыз сезне җибәрмәскә тырышачак. Бу яктан минем хезмәттәшем бик дөрес эшләгән: баладан нәрсә теләвен сорап тормыйча гына нишләргә кирәклеген аңлаткан.


Әйткәннәр онытыла

Берничә ел элек миңа халык санын алуда катнашырга туры килгән иде. Бер фатирның ишек кыңгыравына басам. Ә ишек артында бала тавышы: «Кем анда?» Һөнәри кызыксынуым үзенекен итә. «Олылардан берәрсе өйдәме?» – дип сорыйм. Бала ике дә уйламыйча: «Мин үзем генә, хәзер ачам!» – дип җавап бирә. «Чит-ятларга ишек ачарга ярамавын әйтмәделәрме әллә сиңа?!» – дим. Җавап: «Әйттеләр…» Минем йомшак тавышым кечкенә кызның сизгерлеген юк иткән булып чыкты. Күршеләренә шакып, баланың ялгыз икәнлеген, күз-колак булырга кирәклеген әйттем.


Балалар белән эш тәҗрибәм күрсәткәнчә, нәни кешегә теге яки бу очракта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен күпме генә «тукысаң» да, аларның дөреслеген белү өчен, бала бу кагыйдәләрне бозачак. Кайбер әниләр балаларын артык куркыта. «Ишек янына бара күрмә, усал кеше кереп, сине миннән алып китүе бар» яки «Пычакка тотынма, кулыңны кисәрсең» кебек сүзләрне еш кабатлаудан әллә ни файда юк. Иминлек кагыйдәләрен аңлатканда баланың фикер йөртү дәрәҗәсен дә исәпкә алырга кирәк.


Бу темага язарга алынгач, иремнән: «Кечкенә чакта сине ялгыз калдыралар идеме? Курыкмадыңмы?» – дип сорарга булдым. Аның җавабы миңа бик дөрес һәм табигый тоелды. «Калдыралар иде, әлбәттә. Биш яшьләр тирәсендә әни су буе эш куша да чыгып китә иде. Аның кайтуына кушканнарны үтәп бетерим дип тырыша-тырыша вакытның үткәнен сизми дә идем», – диде ул.


ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН ТЕСТ


Светлана КОНОНЕНКО,
Казандагы 125 нче гимназия педагог-психологы.


Фото: www.babylevel.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ