Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем беренче укытучым

Мәктәптә миңа белем-тәрбия биргән мөгаллимнәр арасында аеруча беренче укытучым, Зәкия апа Галиуллина бигрәк тә мөһим урынны били. Аның кайчан туганын, кайда укыганын, ничек гомер иткәнен дә юньләп белмим.

Ул күренекле мәгърифәтче Таҗеддин Ялчыгол (1763/1768–1838) яшәгән Мәлем авылыннан безнең авылга килен булып төшкән. Биш (олы кызы Люция безнең белән укыды) баласы булуын, ире Фәхри абзый икәнлеген, әнкәйнең чордашы булуын гына хәтерлим. Ул, ничектер, йомшак табигатьле, игътибарлы, ачык йөзле булып күңелгә кереп калган. Аның каты итеп ачуланганы, кызып киткәне һич тә искә төшми.

 Ул елларда без кар бетүдән көзге салкыннарга кадәр күбрәк яланаяк йөри идек. Мәктәпкә аяк киеме белән барырга кирәк. Әнкәй миңа төсле чүпрәкләр белән бизәлгән чабата ясап бирде. (Бераздан үзем дә бу эшнең остасы булып киттем. Күршедәге рус авылларына барып, чабата сатып йөрүемне дә хәтерлим.) Өстә әнкәй үзе суккан киндердән тегелгән күлмәк-штан. Башта абыйдан калган озын «кузыруклы» фуражка. Киндер букча да бар. Мәктәпкә килгәч тә, минем бизәкле аяк киеменнән, хатын-кыз чабатасы кигән,  дип кызлар көлә башлады. Мин, гарьләнеп, аяк киемен салып ташладым. Шунда Зәкия апа, каяндыр табып, миңа резин галош бирде.

Алдагы классларда (ул вакытта әле хәзергечә сыйныф дип әйтү юк) абый белән апа укыгач, мин, өйдә алардан ишетеп, күп нәрсәне күңелгә сеңдерә идем. Зәкия апа дәрес биргәндә, мин (янәсе боларны инде беләм дип) урынлы-урынсыз катнашып та утыра идем. Шунда мөгаллимә апабыз, җайлап кына, мине үзенең булышчысы да итә иде. Әмма «Хатыйбың дәрестә бик катнашмасын иде», – дип, әнкәйгә зарланып та алган.

Без класста ике дистәләп бала укыдык. Дәресләр авылдан киткән Игнат дәдәйнең йортында бара иде. Миче бар. Салкын вакытларда мич башына да менеп җылынып төшә идек. Ә Зәкия апабыз, гәрчә куллары күшексә дә, бик мич янына бармады. Аның Гөлсинә (1945 елгы), Нурсинә (1946 елгы) исемле кызлары күп вакыт безнең белән мәктәптә иде (мөгаен, өйдә калдырырга мөмкинлек булмагандыр). Мин әле ул балаларны күтәреп, карап, елаганда юатып йөргәнемне дә хәтерлим. Зәкия апа сабый кызын, бездән читенсенеп кенә, мич артына кереп имезеп тә ала иде. Ул вакытта без бик фәкыйрь яшәдек. Ипине еллар буе күргән юк. Зәкия апаның шул кыен вакытларда аз-маз ипи кисәкләре бирүе дә күңелгә кереп калган. Ачлы-туклы булсак та, гаять мохтаҗлыкта яшәсәк тә, без тырышып укыдык. Кәгазь, кара, каләм булмаганда, каурый каләмнәрне корым карага манып, иске-москы китап, дәфтәр битләренә яза идек. Әле күптән түгел генә, туган йортка кайткач (анда минем сеңлем – ветеран-мөгаллимә, Россиянең атказанган укытучысы Хәнифә Йосыф кызы яши), чормадан икенче класста язган дәфтәрем килеп чыкты. Хәзер минем почерк начар. Ә ул елларда ярыйсы гына язылган икән. 4–5 леләр куелган. Арада өчлеләр дә очрап тора. Дәфтәргә кызыклы мәкальләр дә теркәлгән: «Кешегә кое казыма – үзең төшәрсең», «Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың», «Ялкауга йомыш кушсаң – ул сиңа акыл бирер» һ.б. Күрәсең, шул елларда ук безгә гыйбрәтле сабаклар биргәннәр.

 

Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе һәм БТКның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: © «Татар-информ»

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ