Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр үзбелдекле хезмәткәрне эшеннән азат иткән

Сентябрь башында хокук актлары проектлары порталында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни дәрәҗә бирү тәртибенә төзәтмәләр кертү проекты урнаштырган иде. Әлеге проект буенча, фәнни дәрәҗәдән мәхрүм ит...

Сентябрь башында хокук актлары проектлары порталында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни дәрәҗә бирү тәртибенә төзәтмәләр кертү проекты урнаштырган иде. Әлеге проект буенча, фәнни дәрәҗәдән мәхрүм итү авторлык хокукларын бозу турындагы суд карары нигезендә башкарылырга тиеш. Әлеге яңалык киң җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. 


РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлеге идея авторын эшеннән азат итте. Министр, закон проектындагы фәнни дәрәҗәдән суд карары нигезендә мәхрүм итү турындагы пунктны министрлык хезмәткәрләренең берсе үз белдеклеге белән урнаштырган, дип белдерде. “Министрлыкның бер хезмәткәре фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү департаменты директоры белән дә, аның урынбасары белән дә киңәшләшмичә, шундый төзәтмә кертеп ыгы-зыгы, шау-шу тудырды. Мин моны әлеге кешенең биредә кыска вакыт эшләве һәм кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәве белән аңлатам. Бүгенге көндә әлеге хезмәткәр эштән азат ителде”, - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Ольга Васильева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ