Логотип Магариф уку
Цитата:

Минтимер Шәймиев укытучы сүзен баш хәрефтән "Укытучы" дип гамәлгә кертергә тәкъдим итте

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев укытучы сүзен һәркайда баш хәрефтән "Укытучы" дип язылышын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанның "Корстон" комплексында бара т...

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев укытучы сүзен һәркайда баш хәрефтән "Укытучы" дип язылышын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанның "Корстон" комплексында бара торган Укытучы көненә багышланган тантанада белдерде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.
"Без барлык телләрне грамматика аша өйрәндек, рус телен дә, немец телен дә. Бездән яхшырак немецлар да белми үз теле грамматикасын. Теләсә нинди грамматикада истә калдыра торган сүзләр, искәрмәләр бар. Мин илдә укытучы сүзен бар җирдә дә баш хәрефтән язарга тәкъдим итәр идем. Укытучы һәрвакыт беренче урында тора. Рус телендә дә укытучы "у" хәрефеннән, татар телендә дә "у" хәрефеннән башлана. Шуңа күрә кертмичә булмый. Укытучыга - дан!" - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ