Логотип Магариф уку
Цитата:

Минзәлә интернат-мәктәбе Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасына керде

24-26 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Россиядә заманча мәктәпләр проблемалары һәм үсеш перспективалары” дигән II бөтенроссия мәгариф форумы һәм “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” бәйгесе лау...

24-26 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Россиядә заманча мәктәпләр проблемалары һәм үсеш перспективалары” дигән II бөтенроссия мәгариф форумы һәм “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” бәйгесе лауреатларын бүләкләү булды. Форумда Россиянең 900 белем бирү оешмасы (мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар) катнашты. 


Әлеге чараны РФ Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Виктор Евграфович Шудегов оештырды.


 “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” бәйгесендә Минзәлә махсус интернат-мәктәбе катнашып, үзенең педагогик, тәрбия бирү, хуҗалык алып бару өлкәсендә ирешкән уңышларын, эш нәтиҗәсен күрсәтте. Минзәлә махсус интернат-мәктәбе “Иң яхшы коррекцион интернат-мәктәбе” исеменә һәм “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” алтын медаленә лаек булды. Интернат- мәктәбе директоры Камил Рим улы Нәҗмиев “2014 ел директоры” дан билгесе белән бүләкләнде.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ