Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимнең эшен бәяләгәндә БДИ нәтиҗәсенә карамаячаклар

Мәктәпләр һәм укытучыларның эшен БДИ нәтиҗәләренә генә карап бәяләргә ярамый. Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Кемерово өлкәсенә сәфәре вакытында шулай дип белдерде. Министр әйтүенчә, һ...

Мәктәпләр һәм укытучыларның эшен БДИ нәтиҗәләренә генә карап бәяләргә ярамый. Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Кемерово өлкәсенә сәфәре вакытында шулай дип белдерде. Министр әйтүенчә, һәр мәктәп, укытучы үзенчәлекле социаль контекстта эшли. Берәүләр инклюзив белем бирү системасында көч куйса, икенчеләр “авыр” балаларны укытырга мөмкин. Шуңа да БДИ нәтиҗәсе алар эшенең төп күрсәткече була алмый.


Тиздән мәктәпләрне бәяләүнең яңа системасы булдырылачак. Хәзерге вакытта илдә шушы эш белән шөгыльләнүче ведомствоара төркем төзелгән. Мәктәпләрне комплекслы бәяләүгә укучыларның 9нчы сыйныфтан соң тапшырган имтихан нәтиҗәләре, уку йортында тудырылган мөмкинлекләр, әти-әниләр белән эш исәпкә алыныр дип көтелә. Яңа системаның кайчан гамәлгә керәчәге әлегә билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ