Муса Җәлилнең кызы Чулпан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Татарстан «җәлилче»ләрне искә ала

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә һәм аның көрәштәләре стеласына тантаналы төстә чәчәк салдылар. Бүген җәлилчеләр вафатына 73 ел булды. 

Чарада  Бөек татар шагыйре  иҗатына тукталдылар, 11 «җәлилче» батырлыгын искә алдылар.

— Ел саен гаилә белән без бирегә киләбез. Бу авыр кайгы көне, һәм бу көнне мин, әтиемне һәм барлык «җәлилчеләрне» истә тоткан һәм яраткан кешеләр арасында булырга телим. Бу көнне, әйтерсең лә, мин кабаттан балачагыма, сугышлы балачагыма кайтам, кабат-кабат монда күргән әтием белән хушлашам, – дип белдерде Чулпан Җәлилова.

Кунаклар алдында танылган артистлар, җырчылар чыгыш ясады.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *