Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәсел-нәсәбне ачыклау өчен күрсәтелгән хезмәт бәясе 20 мең

“Архив киштәләренең гомуми озынлыгы 55 км. Бу якынча Казаннан Яшел Үзәнгә кадәр ара”, - диде ТРның архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, «Татар-информ» агентлыгының матбугат конферен...



“Архив киштәләренең гомуми озынлыгы 55 км. Бу якынча Казаннан Яшел Үзәнгә кадәр ара”, - диде ТРның архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә. Архив биналары төзекләндерелгәннән соң бу чакрымнар тагын да арткан. Гомумән, соңгы елларда архив системасында төзекләндерү эшләре киң колач алган дип әйтергә була: 2018 ел ахырына кадәр ТР районнарындагы 46 муниципаль архив бинасының 38ендә ремонт ясалачак. Казандагы биналарында да төзекләндерү эшләре бара.

Заман технологияләре дә читләтеп үтми аларны. Әмма кәгазьдән электронга күчерү шактый вакыт ала торган эш. Саннар да шуны күрсәтә, ике ел элек архив документларының бер процентка якыны цифрлаштырылган булса, быел ел ахырына 2,3 % җитәргә тиеш.

Архивларыбызда “совершенно секретно” грифы сугылган документлар бер процент чамасы. Әгәр шәхескә бәйле серләр икән, ул документлардагы мәгълүматны туганнары белә ала. Моның өчен туганлык җепләре раслау гына кирәк.

Архивтан ничек мәгълүмат алырга дигәндә, ТРның рәсми порталына кереп “интернет-приемная” аша һәм ТРның Үзәк дәүләт архивына (Казан, Декабристлар урамы, 4нче йорт) һәм Милли архивка (Казан, 8нче март урамы, 5А йорт) мөрәҗәгать итеп була. Шәҗәрә, нәсел-нәсәбне ачыклау өчен түләүле хезмәт тә күрсәтәләр. Барлык хезмәтләрне үз эченә алган яки комплекслы хезмәт күрсәтелгәндә, бәясе 20 мең. Сүз уңаеннан, Ирада Әюпова әйтүенчә, быел метрикә кенәгәләре буенча 2000 меңнән артык сорау-гариза кергән.





-- 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ