Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Алабуга сабыйлары нинди спорт төрен үз итә?

Киләчәктә Алабугада, йөзүгә күмәк өйрәтү дәресләре кебек үк, чаңгы буенча гомуми мәҗбүри уку (всеобуч) кертергә ниятләп торалар.

И-и, хәзерге заман балалары хоккей-футбол ише спорт төрләре белән шөгыльләнүгә караганда буш вакытларында күбрәк телефонда уйнап утырырга ярата инде дип әйтергә бик үк ашыкмагыз әле . Алабуга каласында моның үзенә күрә җайлы әмәлен уйлап тапканнар. Хәтерләсәгез, узган гасырның сиксәненче елларында һәр балалар бакчасында чаңгыда йөриләр иде бит. Шул тәҗрибәне искә төшереп, алар шәһәрнең 39 нчы балалар бакчасында чаңгы түгәрәге ачу фикеренә килгәннәр. Узган ел әлеге бакчада физик культура инструкторы булып Алексей Суриков эшли башлый, бер үк вакытта ул шәһәр спорт мәктәпләренең берсендә күнегүләр дә алып бара. Сүз уңаеннан, яшь тренер 20 елдан артык чаңгы белән мавыга. Шуны күздә тотып, бакча мөдире Ирина Садовниченко аңа балалар бакчасы базасында чаңгы түгәрәге оештырырга тәкъдим ясый. Профессиональ тренер бу тәкъдимгә ризалаша. Шулай итеп, «Киләчәк»тә өстәмә белем бирү түгәрәге барлыкка килә. 20 комплект шәхси чаңгы инвентаре сатып алына, махсус мәйданчык җиһазландырыла,  биш яшьтән җиде яшькәчәге балалар өчен ике төркем ачыла.

Балалар кышкы саф һавада шөгыльләнүне беренче көннән үк үз итте. Түгәрәк атнага ике тапкыр үткәрелә. Төркемдә ун бала. “Чаңгы белән шөгыльләнү, гомумән, организмны ныгытырга, реакция тизлеген үстерергә һәм чыдамлырак булырга ярдәм итә”, – ди чаңгы түгәрәге тренеры Алексей Суриков.

Тик Алабугада әлегә чаңгыда йөрергә өйрәтү түгәрәге ике генә балалар бакчасында эшли. 39 нчы балалар бакчасыннан тыш, мондый түгәрәк 25 нче бакчада да бар. 
Яңа Федераль белем бирү стандартлары нигезендә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгарылыш вакытына төрле спорт күнегүләрен үзләштерергә, шул исәптән чаңгыда йөрергә, баскан урында атлап борылыш ясарга, тау битенә менәргә, тайгак адым белән хәрәкәт итә белергә тиеш.

Алабугада чаңгы спортына массакүләм кушылуга килгәндә, «Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте 600 мең сумлык 35 пар йөгерү чаңгысы сатып алган һәм бу спорт инвентарен 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә тапшырган. 

Киләчәктә Алабугада, йөзүгә күмәк өйрәтү дәресләре кебек үк, чаңгы буенча гомуми мәҗбүри уку (всеобуч) кертергә ниятләп торалар. 

Балалар бакчаларына йөрүче бәләкәй чаңгычыларга өлкәннәрнең Олимпия уеннарына кадәр әлегә ерак, әмма аларның чаңгыда йөрү күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлекләре тиздән булачак – 7 февральдә Алабугадагы 40 нчы балалар бакчасы базасында кече кышкы Олимпия уеннары оештырылачак.
 

Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ