Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Алабугада Гаилә елына старт бирелде

Сабада Укытучылар һәм остазлар елын төгәлләсәләр, Алабугада Гаилә елына старт бирделәр.

Узган атнада Казанда республика җитәкчелеге катнашында Укытучылар һәм остазлар елына зурлап йомгак ясалган иде. Байлар Сабасында исә үзләре үк,  район Мәдәният йорты залын мөгаллим-остазлар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре белән тутырып, йомгаклау тантанасы үткәрде.

Укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтү максатыннан игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елы төгәлләнсә дә, мөгаллимнәр алдына куелган максат-бурычлар шул ук калды. Мәгариф хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә йомгак ясау тантанасында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, мөгаллимнәр хезмәтенә югары бәя бирде.   Мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен районның алты укытучысы район Советының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында җиңгән 17 мөгаллим, шулай ук "Елның яшь укытучысы" конкурсында  җиңүгә ирешкән укытучылар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр. Тантаналы өлештән соң мәгариф дөньясындагы көндәлек тормышны, яшәешне чагылдырган "Мәгариф маҗаралары" дигән  музыкаль комедия тәкъдим ителде. Сәхнә әсәре Саба мөгаллимнәренең һөнәри осталыкка ия булулары белән бергә, сәнгати яктан да көчле, сәләтле  булуларын  раслады.  

Россиядә  агымдагы  2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Алабуганың Мәдәният сараенда «Ныклы гаилә — көчле дәүләт» исеме астында тантаналы чара үтте. Барлык катнашучыларны Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов тәбрикләде. Ул Гаилә елында иминлек теләде һәм илле елдан артык бергә яшәгән гаиләләргә котлау сүзләрен җиткерде.  

Гаилә елын ачу уңаеннан, шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә яшь гаиләгә өлкән буын вәкилләре тарафыннан Гаилә елы эмблемасы төшерелгән истәлекле сувенир тапшырылды.
Бәйрәм көнендә залда бәхетле гаиләләр шактый иде. Алар гаилә учагын саклап калу серләре белән бик теләп уртаклаштылар.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ