Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Алабугадагы музей – Татарстанда бердәнбер

Тарихи чыганакларга караганда Казан каласыннан ике елга гына яшьрәк булган Алабуга тарихи һәм истәлекле урыннарга иң бай шәһәрләрнең берседер, мөгаен.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы үзе 1989 елда ул чактагы РСФСР Министрлар Кабинеты карары белән оешкан иде. Димәк, быел ул үзенең 35 еллыгын билгеләп үтәчәк.  
491 гектар мәйдан биләгән музей-тыюлык территориясендә 184 мәдәни һәм тарихи ядкяр генә бар. Ул 14 музей һәм күргәзмә залларын берләштерә.

 Музейларның яңаларына да нигез салына тора. Әйтик, «Яшь гвардия»нең җирле бүлеге тарафыннан Алабугада бу көннәрдә Татарстанда  иң беренчеләрдән булып, махсус хәрби операция музеен ачуга әзерлек бара. Ул махсус хәрби операциягә һәм анда һәлак булган герой-якташлары истәлеген мәңгеләштерүгә багышланачак. Аларга багышлап аерым фотостенд урнаштырылачак. Музейны ачу тантанасы символик датага – 27 гыйнварга – Россиянең Хәрби дан көне – Ленинград камалашы өзелүгә 80 ел тулу көненә билгеләнгән. 

Музейның җитәкчесе һәм экскурсоводы Роман Епанешников булачак. Хәзерге вакытта музейда 50 экспонат исәпләнә.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ